Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Русия үзәк диния нәзарәтенә керергә теләве турындагы мәгълүматны кире какты, дип яза "Бизнес Online".
16 сентябрьдә, Уфаның беренче җәмигъ мәчетендә җомга намазында вәгазь сөйләгәндә Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин "Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм аның барлык 1,5 мең мәчете Русия үзәк диния нәзарәтенә керергә теләвен игълан итте", дип белдерде.
Әмма Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин басмага мондый ниятләре булуын Тәлгать хәзрәткә язмача да, телдән дә әйтмәдем дип белдергән.
"Әйе, без һәрвакыт берләшү яклы, әмма башка оешмага керү ниятләре булмады", дигән Сәмигуллин басма хәбәрчесенә.
"Тәлгать хәзрәтне илдә исламны торгызу өчен күп эшләр эшләгән кеше буларак хөрмәт итәм", әмма Татарстан диния нәзарәте эшчәнлеген мөстәкыйль дини оешма буларак дәвам итәчәк, дигән Татарстан мөфтие.
Быел Татарстанның диния нәзарәте оешуына – 30 ел тулды. 1992 елның 22 августында Чаллыда Русия Үзәк Диния нәзарәтеннән мөстәкыйль булган Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтен гамәлгә кую корылтае була. Аның рәисе итеп Казанның "Печән базары" мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин сайлана. Яңа мөселман оешмасы хакимият тарафыннан таныла һәм 1992 елның 15 сентябрендә рәсми рәвештә теркәлә.
Үзәк диния нәзарәте — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Русиянең Үзәк диния нәзарәте, патшабикә Екатерина II фәрманы белән 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Бүген Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Үзәк диния нәзарәте 27 төбәктәге Дини идарәне, 2500 артык мөселман җәмәгатен берләштерә.
Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары диния нәзарәте дә аерым оешма буларак эшли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!