Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан түрәләре алган бүләкләре турында хисап бирергә, аларны сатып алырга, хәтта юк итәргә тиеш булачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз дәүләт хезмәткәрләренең рәсми чараларда, эш сәфәрләрендә алган бүләкләре турында бара. Алар алучысына өч мең сумнан арзанрак торганда гына калдырыла.

Бүген, 19 сентябрьдә Башкортстанның хокукый мәгълүмат интернет-порталында республиканың тышкы икътисади багланышлар министрлыгы кабул иткән документ чыкты.

Аңа ярашлы түрәләргә һәм министрлыкның башка хезмәткәрләренә эштә - рәсми чаралада яки эш сәфәрләрендә алган теләсә нинди бүләк турында тиешле тәртиптә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр дәүләт хезмәткәре нинди дә булса бүләк алган икән, аңа бу хакта өч көннән дә соңга калмый хәбәр итү һәм шундук бүләкне матди чараларны инвентаризацияләү комиссиясенә тапшыру кирәк.

Бүләкнең бәясе өч мең сумнан кимрәк булса, ул дәүләт хезмәткәренә кала, әгәр өч мең сумнан кыйммәтрәк икән, Башкортстан дәүләт милке реестрына бирелә. Бүләктә кыйммәтле ташлар яки металлар булса исә - Русия зиннәтле металлар һәм ташлар дәүләт фондына тапшырыла.

Өч мең сумнан кыйбатрак бүләкне түрәгә яки дәүләт хезмәткәренә кире сатып алырга рөхсәт ителә. Әгәр сатып алырга теләмәсә, аны оешма эшчәнлегендә куллану ягын караячаклар. Кулланырга яраклы булмаса, сатучы оешмаларга тапшырачаклар, ә кергән акчаны бюджетка бирәчәкләр.

Әгәр бүләккә яңа хуҗа табылмаса, ул яки хәйрия максатларында кулланылачак, яки юк ителәчәк диелә.

  • Русиядә укытучыларга, табибларга, дәүләт хезмәткәрләренә, түрәләргә өч мең сумнан артыграк тора торган бүләк бирүне тыючы маддә бар (Гражданнар кодексының 575нче маддәсе "Бүләк итүне тыю"). Бу канун коррупциягә каршы көрәш чарасы булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG