Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның оккупациядәге җирләрендә референдум узган көннәрдә Татарстанның өч шәһәрендә сайлау бүлгеләре ачыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казандагы сайлау бүлгесе "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә, Әлмәттәгесе – "Нефтьче" мәдәният сараенда, Чаллыдагысы – "Родник" мәдәният үзәгендә эшләячәк диелә.

23 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр Украинаның Русия хәрбиләре оккупациясендәге Херсон, Луһански, Донецки һәм Запорожье өлкәләрендә Русиягә керү турында референдумнар үтәчәк. Украина һәм башка ил җитәкчеләре бу референдумнарны танымаячакларын инде белдерде.

Биш көн барган бу тавыш бирүләр вакытында Татарстанның өч шәһәрендә сайлау бүлгеләре эшләячәк. Алар Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең сайлау комиссияләренә Русиянең бөтен сайлау системы ярдәм итәчәк.

Казандагы сайлау бүлгесе "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә, Әлмәттәгесе – "Нефтьче" мәдәният сараенда, Чаллыдагысы – "Родник" мәдәният үзәгендә эшләячәк, дип искәрткән Кондратьев.

"Донецки һәм Луһански "халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән китәргә мәҗбүр булган барлык кешеләрнең тавыш бирү мөмкинлеге булырга тиеш, без аларга тиешенчә ярдәм итәчәкбез", дигән ул.

20 сентябрьдә Украинаның басып алынган җирләренә Мәскәү билгеләгән хакимиятләр Русиягә керү турында референдум уздырачагын белдерде.

Алданрак РБК агентлыгы президент хакимиятенә якын биш чыганагына сылтанып, Кремль фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикаларында" һәм басып алынган Харьков, Запорожье, Херсон җирләрендә референдумнарны көз ахырына кадәр үткәрергә ниятли дип язды.

Башта Кремль Русиягә керү турындагы референдумнарны Украинаның басып алынган кайбер төбәкләрендә 11 сентябрьдә үткәрмәкче иде. Әмма фронттагы вазгыять һәм украин гаскәрләренең һөҗүмгә күчүе сәбәпле бу тормышка ашырылмый калды.

5 сентябрьдә Украинаның Русия хәрбиләре басып алган Херсон өлкәсендә Русиягә кушылу турындагы референдумның кичектерелүен расладылар. Аны "иминлеккә бәйле вазгыять аркасында" уздырмый торулары әйтелде.

Украина президенты Владимир Зеленский, Русия басып алган җирләрдә референдумнар үткәрсә, бу аңа Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып баруга юл ябачак, дип кисәткән иде.

Көнбатыш ил җитәкчеләре дә әлеге тавыш бирүләрне легитим дип санамаячак дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG