Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ислам банкингын Татарстан белән Башкортстанда да сынап караячаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр республикада ислам финанслары сыналмаячак диелде.

Русиядә ислам банкингын Татарстан белән Башкортстанда да сынап караячаклар. Русия Дәүләт думасына бу хакта канун өлгесе кертелде. Татарстан белән Башкортстаннан тыш сынауда Чечня һәм Дагыстан да катнашачак.

Ислам финансларын сынау вакыты ике ел дәвам итәчәк диелә. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк. Русия хөкүмәте каршында экспертлар шурасы төзеләчәк. Алар канунга үзгәрешләр кертү уңаеннан тәкъдимнәр кабул итәчәк.

Русиядә ислам банкы системын киләсе елдан Русиянең Үзәк банкы нигезендә эшләтеп җибәрмәкчеләр. Моңа кадәр президент йөкләмәсендә сынауда Чечня белән Дагыстан катнашачак диелде. Исемлеккә Татарстан һәм Башкортстан кертелмәгән иде.

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.

Белешмә: Ислам банкингы
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية‎;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.

Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG