Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада мобилизациягә каршы протестларда дистәләрчә кеше тоткарланды


Каршылык чарасында катнашучылар
Каршылык чарасында катнашучылар

Протест чараларында хатын-кызлар ир-атларны полициягә бирмәскә тырышты.

25 сентябрь көндез Дагыстан башкаласы Махачкалада дистәләгән хатын-кыз мобилизациягә каршы протестларга чыкты.

Җирле медиалар хатын-кызларның полиция хезмәткәренә кычкырган видео урнаштырган, тегесе аларга "Русиягә һөҗүм иттеләр" дип белдерә.

"Кемгә һөҗүм иттеләр? Русиягә һөҗүм иттеләрме? Без Украинага һөҗүм иттек!" - дип белдерә алар. Шуннан соң хатын-кызлар хор белән. "Бетсен сугыш!" - дип кычкыра башлый.

"Кавказский узел" мәгълүматынча, акция Махачкалада Ярагский һәм Рәсүл Гамзатов проспектлары киселешендә узган, "Черновик" мәгълүматлары буенча, аңа йөзгә якын кеше килгән.

Хатын-кызлар акциядә полиция хезмәткәрләре шулай ук протестларга чыккан берничә ир-атны тоткарлап полиция бүлегенә алып киткәннән соң катнаша башлаган. "Хатын-кызлар аларны кире кайтара алмады", диелә "Черновик" басмасында.

Бер видеода яшь егетләр һәм хатын-кызлар полиция машиналарын чолгап алалар. "Җибәрегез! Җибәрегез!" дип кычкыралар. Акциядә катнашучыларның берсе машина ишеге тоткасына асылынды.

Башка видеода полициянең ким дигәндә ике ир-атны тоткарлавы күренә. Хатын-кызлар куәт оешмалары хезмәткәрләреннән тоткарлауны туктатуны таләп итә.

"Кавказский узел" куәт оешмасы хезмәткәрләренең протест акциясен көч кулланып кууын раслады, тоткарланучылар исәбендә басма хәбәрчесе дә булган.

"Акция урынына тиз арада полиция нарядлары килеп җитте, алар җыелганнарны бик каты тоткарлый башладылар. Кайберләренә көч кулландылар, кыйнадылар, идәнгә аудылар. Катнашучыларны өч полиция УАЗында алып киттеләр, аннары урын автобус килеп җитте", дип хәбәр итте ул тоткарлау алдыннан.

Журналист хәбәр иткәнчә, башка тоткарланучылар белән бергә аны полиция бүлегенә алып баралар.

"Машинада җиде-сигез кеше, аларны каты кыйнаганнар, аның янында унсигез яшьлек егет, бөтен килеш канга баткан", диде ул.

Шул ук көнне Дагыстанда полиция кумыкларның Эндирей авылындагы мобилизациягә каршы протест акциясен куып, Махачкала - Хасавюрт юлын япкан иде:

Элегрәк Дагыстанның Бабаюрт районында мобилизациягә каршы протест белдерүчеләр федераль трассаны япканнар иде. Ул акциянең дә видеоязмасы да матбугаика чыкты, анда берничә дистә җирле ир-ат, хәрби комиссариат янына җыелып, мобилизациягә каршы чыгыш ясады.

Кабарда-Балкар республикасының Баксан шәһәрендә җирле халык мобилизациягә каршы стихияле митингка җыелды - администрация каршындагы мәйданга берничә дистә кеше чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG