Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә катнашы булуын раслады


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Ул хәрби ширкәтнең 2014 елда, "Донбасста урыс халкы геноциды башлангач" оештырылуын әйткән. "Вагнер" белән элемтәләре булуын ни сәбәпле яшерүен "урыс патриотизмы нигезе булып торган егетләрне кыен хәлгә куймас өчен" дип аңлаткан.

Владимир Путинга якын эшкуар Евгений Пригожин беренче мәртәбә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә катнашы булуын раслаган һәм аны 2014 елның язында – "Донбасста урыс халкы геноциды башлангач" оештыруы турында сөйләгән.

Бу хакта "Конкорд" ширкәтенең матбугат үзәге яза, үзәк "Блокнот" басмасы җибәргән сорауларга җавап биргәндә Евгений Пригожин шәрехләмәсен чыгарган.

Пригожин 2014 елда "башка күп кенә эшмәкәрләр" кебек үк, "казаклар" җыелган полигоннарга йөрүен, "урысларны якларга барырдай" төркем җыярга тырышуын әйткән. Әмма бу кешеләрне Украина көнчыгышындагы сугышта катнашырга яраклы дип тапмавын, шуңа моның белән үзе шөгыльләнә башлавын әйткән.

"Иске коралларны үзем чистарттым, бронежилетларны хәл иттем һәм миңа бу эштә ярдәм итә алырдай белгечләр таптым. Шул вакыттан, 2014 елның 1 маеннан ватанпәрвәрләр төркеме барлыкка килде дә инде, алга таба ул "Вагнер" батальон-тактик төркеме исемен алды", дигән Пригожин.

Ул "Вагнер" белән элемтәләре булуын ни сәбәпле яшерүен "урыс патриотизмы нигезе булып торган егетләрне кыен хәлгә куймас өчен" дип аңлаткан.

Пригожин үзе җыйган сугышчыларның 2014 елда украин гаскәреннән Луһански һава аланын "һәм күп кенә башка җирләрне" алуын әйткән, алар ярдәмендә "ЛНР һәм ДНР язмышы тамырдан үзгәрде" дип белдергән.

Элегрәк Евгений Пригожин "Вагнер" ширкәтенә катнашы булуын кире кагып, аны бу ширкәтнең хуҗасы дип атаучы журналистларны мәхкәмәгә бирә иде, дип хәтерләтә "Медуза".

Әйтик быел августта Мәскәүнең Пресненски мәхкәмәсе "Эхо Москвы" радиостанциясенең элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктовның "Вагнер"ның хуҗасы - Пригожин –дигән сүзләрен дөреслеккә туры килми дип тапты.

  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте кораллары арасында хәрби очкычлар, артиллерия һәм авыр техника да бар. Русия кануннары сондый хәрби ширкәтләр оештыруны тыя. Кремль "Вагнер" белән бәйле булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG