Accessibility links

Казанда мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына атыш оештыру белән янаган хатлар килгән


Казанның атыш булган 175нче гимназиясе. Иллюстратив рәсем
Казанның атыш булган 175нче гимназиясе. Иллюстратив рәсем

Бу хатларның  бүген, 26 сентябрьдә иртәнге сәгать унда, Ижаудагы атыш турында билгеле булганнан соң килүе әйтелә.

Казанда мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына атыш оештыру белән янаган хатлар җибәргәннәр. Ата-аналарга балаларын килеп алырга киңәш итәләр. Бу хакта чыганагына сылтама белән "Реальное время" яза.

Бу хатларның бүген, 26 сентябрьдә иртәнге сәгать унда, Ижаудагы атыш турында билгеле булганнан соң килүе әйтелә.

Мәктәпләргә һәм бакчаларга янаулы хатлар килүен Казан мэриясе дә раслый.

"Чынлап та, берничә белем бирү оешмасы янаулы хатлар алды. Оешмаларның җитәкчеләре инструкция нигезендә эш итте", дип белдергәннәр мэриядә.

Бүген иртән билгесез ир-ат Ижауның 88нче мәктәбенә бәреп кереп сыйныфта ут ачты.

Корбаннар саны 13 кешегә җитте, аларның тугызы - бала. Тикшерү комитеты ут ачкан кешенең исемен атады. Аларның мәгълүматына күрә, атышны 1988 елгы Артем Казанцев оештырган. Ул үзе бу мәктәпне тәмамлаган булган. Казанцев өендә тентү уза диелә.

Русиядә соңгы елларда белем бирү йортларында ут ачу очраклары ешайды:

  • 2021 елның маенда Казанның 175нче мәктәбендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды.
  • 2021 елның сентябрендә Пермь институтында атыш нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды.
  • 2022 елның апрелендә Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә кораллы кеше балалар бакчасына кереп, ике баланы һәм тәрбиячене үтергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG