Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блинкен: Русия атом коралы кулланcа, АКШның моңа үз планы бар


Энтони Блинкен
Энтони Блинкен

Нинди чаралар күреләчәге әйтелми. Шул ук вакытта АКШ Кремльне мондый адымның нәтиҗәләре коточкыч булачагы турында кисәткән, диелә.

АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Русия президенты Владимир Путинның атом коралы турындагы сүзләрен "җавапсызлык" дип атады, дип яза ВВС-ның урыс хезмәте.

АКШның Русия атом коралы куллану очрагына төзелгән планы бар инде, дигән Блинкен Американың CBS телерадио ширкәтенә әңгәмәсендә. Нинди чаралар күреләчәген дәүләт секретаре ачыкламаган.

Атом сугышы янауга кагылышлы АКШ Кремль белән элемтәгә кердеме дигән сорауга Блинкен уңай җавап биргән.

"Әйе. Мондый адымның нәтиҗәләре коточкыч булачагын Мәскәүнең бездән ишетүе һәм белүе бик мөһим. Без моны ачык әйттек", дигән ул.

Блинкен сүзләренчә, Путинның Украинага каршы сугышы уңышсызлыкка дучар булды инде. "Ул баштан ук Украинаны бәйсез ил буларак юк итү максаты турында ачыкча әйтте. Бу максат уңышсыз булды. Украиннар үз җирләре, илләре өчен сугыша. Руслар – юк. Бу низагка атылган урыс хәрбиләре еш кына кая баруларын, нәрсә эшләүләрен белми. Бу – алар көрәшергә теләгән әйбер түгел. Украиннар киләчәкләре өчен көрәшә. Алар җирләре, гомерләре өчен көрәшә", дигән Блинкен.

  • 21 сентябрь иртәсендә, русияләргә мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • Мөрәҗәгатендә Путин Көнбатышның алдынгы илләре Русияне атом коралы белән "шантажлый" дип белдерде. "Безнең илнең дә юк итүче төрле кораллары бар, кайбер компонентлары ягыннан НАТО илләренекенә караганда заманчарак та әле", диде Путин һәм Русиянең бөтенлеген, үз халкын яклау өчен "бөтен булган чараларны кулланачакбыз, бу күзгә төтен җибәрү түгел", диде.
  • Белгечләр референдумнарның нәтиҗәләре Русиягә үз җирләрен яклауны сылтау итеп, Украинага һәм Көнбатышка тагын да ныграк янау өчен мөмкинлекләр бирәчәк дип фаразлый.
  • Украинаның көнчыгышындагы Русия хакимиятен хуплаучы фетнәчел республикаларда, Херсон һәм Запорожьеның Мәскәү контролендәге җирләрендә Русиягә кушылу турында референдум дип аталган чаралар 23-27 сентябрьдә уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG