Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ачлык игълан иткән урам себерүчеләрнең икесен эштән куганнар


"Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте әгъзасы Алсу Гайнуллина
"Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте әгъзасы Алсу Гайнуллина

“Алар ялган документлар белән безне эш урыныбыздан җибәрергә булды. 19 һәм 23 сентябрьдә безне эш урыннарында юк иделәр дип актлар яздылар. Ләкин без хәзер кешеләрдән ул көнне эшләвебез турында акт җыябыз. Кешеләр безнең яклы”, дип сөйләгән эштән алынучыларның берсе Алсу Гайнуллина.

Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның һәм төбәк хөкүмәтендәгеләрнең вазифаларыннан китүен таләп итеп ачлык тота башлаган ике активистны эштән куганнар. Бу хакта Mkset-ка ачлык тотучыларның берсе Алсу Гайнуллина хәбәр иткән. Ул үзен һәм Гөлшат Миндигулованы 19 һәм 23 сентябрьдә эшкә чыкмавы өчен эштән алуларын белдергән.

"Алар ялган документлар белән безне эш урыныбыздан җибәрергә булды. 19 һәм 23 сентябрьдә безне эш урыннарында юк иделәр дип актлар яздылар. Ләкин без хәзер кешеләрдән ул көнне эшләвебез турында акт җыябыз. Кешеләр безнең яклы", дип сөйләгән Алсу Гайнуллина.

Шулай ук ул эштән җибәрүләре уңаеннан прокуратурага һәм дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәчәген әйткән. Ачлык тотучы урам себерүчеләр тикшерү комитеты аша аудитор тикшерүе уздырырга таләп иткән булган, эштән алуларын да шуның белән бәйле дип уйлыйлар.

- Башкортстан тикшерү комитеты Орджоникидзе районы тикшерү комитеты җитәкчесе Пискуновка экспертиза билгеләргә кушкан иде, әле дә билгеләмәде. Аудитор тикшерүен күпме акча килүе, күпмесе кайда китүен ачыкласыннар өчен сорадык. Хезмәт министрлыгыннан безгә өстәп түләү өчен акчалар бүлеп бирелгән иде, ул акчаларны безгә бирмәделәр", дип аңлаткан Алсу Гайнуллина.

16 сентябрьдә Уфада "Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итеп ачлык игълан иткән иде.

Ачлык тотуда катнашучы Алсу Гайнуллина Уфада 18 ел дәвамында урам себерүче булып эшли. Ул Уфа шәһәренең Орджоникидзе районының ОЖХ (Объединение жилищного хозяйства -ред.) оешмасында хезмәт итә.

Азатлык белән әңгәмәсендә ул "Безгә тулы хезмәт хакы түләнми, эш киеме бирелми һәм иң катлаулысы — социаль торак белән тәэмин итү юк. Хезмәт министрлыгы карары нигезендә бер хезмәт ставкасы 12 800 сум булса, без 4 045 сум алып эшләдек", дип сөйләгән иде.

Башкортстанда елдан-ел урам себерүчеләр кими бара ди ул. Алсу Гайнуллина мәгълүматына караганда, 2018 елда Уфада 2,5 мең ишегалды җыештыручы булса, хәзер аларның саны 650гә калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG