Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Русия басып алган җирләрендә узган референдумнарның нәтиҗәләре игълан ителде


Донецкида үткән тавыш бирүләр
Донецкида үткән тавыш бирүләр

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Русиягә кушылуны Донецки өлкәсендә сайлау бүлгеләренә килүчеләрнең 99,23 проценты, Луһанскида – 98,42 проценты, Запорожьеда – 93,11 проценты, Херсонда – 87,05 проценты хуплаган.

Украинаның басып алынган җирләрендә Русия оештырган сайлау комиссияләре референдум дип аталган чараларның нәтиҗәләрен игълан итте, тавыш бирүләр кичә - 27 сентябрь кичендә төгәлләнде.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Русиягә кушылуны Донецки өлкәсендә сайлау бүлгеләренә килүчеләрнең 99,23 проценты, Луһанскида – 98,42 проценты, Запорожьеда – 93,11 проценты, Херсонда – 87,05 проценты хуплаган.

Тавыш бирүләр төгәлләнергә берничә сәгать кала Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Telegram-да "Референдумнар төгәлләнде. Нәтиҗәләре көн кебек ачык. Өегезгә, Русиягә рәхим итегез!" дип язды.

Украинаның оккупацияләнгән җирләрен Русиягә кушу мәсьәләсе Федерация шурасы утырышнда каралачак, ул 4 октябрьгә билгеләнгән.

Шул ук вакытта, фетнәчел Луһански "халык республикасы" башлыгы Леонид Пасечник өлкәне Русиягә 28 сентябрьдә үк кабул итүне сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.

Украина президенты Владимир Зеленский "басып алынган җирләрдәге фарсны референдумнар имитациясе дип тә атап булмый" һәм украин гаскәре бернигә карамастан үз җирләрен азат итү ниятеннән баш тартмаячак, дип белдерде.

Русия референдумнар нәтиҗәсен таныса, "Путин белән сөйләшер әйбер калмаячак" дип тә искәртте.

Көнбатыш илләре Русия уздырган референдумнарны танымаячагы турында берничә тапкы кисәтте. 27 сентябрьдә АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен "Украинаның үз җирләрен саклауга тулы хакы бар, шул исәптән Русия тарафыннан канунсыз рәвештә басып алынганнарын да", диде. Шул ук вакытта Блинкен АКШ президенты Джо Байден сүзләрен кабатлап, референдумнар уздыруы өчен Русиягә өстәмә кырыс чикләүләр кертеләчәк диде.

Украинаның басып алынган җирләрендә: фетнәчел Луһански һәм Донецки халык республикаларында, Херсон белән Запорожье өлкәләренең оккупациядәге өлешләрендә Русиягә кушылу турында тавыш бирүләр 23 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр үтте.

Бу төбәкләрдә яшәгән йөзләгән мең украин Русия оккупациясеннән һәм сугыштан качып башка илләргә күченде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG