Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда билгесез зат пневматик коралдан үсмерләргә аткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җәрәхәтләнүчеләрнең берсе иптәшләре белән ташландык бина янында йөрүен сөйләгән. Башта аның баш өстеннән ядрә очып узган, аннан танышының кулына атканнар.

Чалллыда билгесез зат ике үсмерне пневматик коралдан атып яралаган. Полиция тикшерү уздыра, дип яза "Бизнес Online".

Җәрәхәтләнүчеләрнең берсе иптәшләре белән ташландык бина янында йөрүен сөйләгән. Башта аның баш өстеннән ядрә очып узган, аннан танышының кулына атканнар. Өч-дүрт мәртәбә атканнар диелә. Үсмерләр качып киткән һәм полиция чакырган. Җәрәхәтләнүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.

Чаллы эчке эшләр идарәсендә бу хәлне тикшерү башлануын белдергәннәр. Үсмерләрне пневматик коралдан яралаганнар дип фаразлана.

21 сентябрьдә Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәннән соң Русия халкында агрессия артуы күзәтелә.

26 сентябрь иртәсендә берәү Ижауның 88нче мәктәбенә бәреп кереп ут ачты. Кимендә 17 кеше һәлак булды, аларның 11е - балалар.

Пермьдә бер ана иренә повестка килгәч, дүрт яшьлек баласын чәнчеп үтерде. Иркутскида исә хәрби комиссарга аттылар.

Азатлык белән сөйләшкән психолог Солтания Гатауллина сүзләренчә, мобилизация җәмгыятьнең барлык өлешенә үтеп керде һәм ул агрессия рәвешендә чагыла.

"Бу кинәт кенә булып чыккан хәл. Кемдер курку халәтендә, кемдер агрессиядә, ата-аналар балаларыбызны алмасыннар иде, иремне чакырмасалар иде дигән борчу-хәсрәттә яна. Җәмгыятьтә хәвефле мохит хөкем сөрә. Без тыныч тормышка өйрәнгән. Транспортта барганда да агрессия күзәтелә. Кеше үзенә урын тапмый, күпләрдә депрессия, паник һөҗүмнәр башланды. Кешеләр бүгенге көн белән түгел, алдагы көннәр өчен курку халәтендә яши", диде ул.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG