Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада Чехиянең нейтраль булуын таләп иткән һәм Русия газы бәяләренә канәгатьсезлек белдергән протест чарасы узды


Прага. Архив фотосы
Прага. Архив фотосы

Протест белдерүчеләр Мәскәүгә карата кырыс сәясәт алып баручы Петр Фиала хөкүмәтенең вазифаларыннан китүен таләп иткән. Моңа кадәр, бер ай тирәсе элек мондый митинг бер узган иде инде. Ил премьер-министры чараны Чехия мәнфәгатьләренә каршы чыгучы, Русия яклы оешмалар оештырды дип белдергән иде.

Кичә, 28 сентябрьдә Чехия башкаласы Прагада берничә дистә мең кеше хөкүмәткә каршы протест чарасына чыкты. Чарада катнашучылар Украинаны хуплаудан туктауны, аерым алганда аңа корал җибәрмәүне, Русиянең табигый газын арзанак бәядән алуны оештыруны, Чехиянең нейтральлеген таләп итте.

Протест белдерүчеләрнең төп таләбе - Мәскәүгә карата кырыс сәясәт алып баруычы Петр Фиала хөкүмәтенең эштән китүе диелә.

Бер ай элек тә мондый митинг узган иде, ул чакта 70 меңләп кеше җыелды. Бу юлы катнашучыларның саны азрак булган, әмма протест чаралары бер үк вакытта Чехиянең башка шәһәрләрендә дә үткән.

Каршылык чарасын оештыручылар арасында берничә милли һәм евроскептик оппозицион фиркаләрнең лидерлары, блогерлар, иҗтимагый эшлеклеләр бар. Аларның кайберләре Русия хакимиятен хуплавын яшерми, әмма шулай да оештыручылар безне ягулыкка һәм коммуналь хезмәтләргә бәя артуы, инфляциянең югары булуы һәм башка икътисади проблемнар борчый ди.

Алар моңа Европа берлеген һәм хәзерге хөкүмәтнең идарә итү юнәлешен гаепли.

Ил премьер-министры Петр Фиала моңа кадәр булган митингтан соң, чараны Чехия мәнфәгатьләренә каршы чыгучы, Русия яклы оешмалар оештырды дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG