Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мобилизация башланганнан соң хәрби киемнәргә һәм даруларга ихтыяҗ арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәрби комиссариатларда сугышка китәсе кешеләргә үзләре сатып алу өчен дарулар исемлеге бирәләр. Анда вирусларга каршы, авыртуны баса торган, эч йомшаганнан дарулар, шулай ук жгутлар һәм кан агуны туктата торган препаратлар да бар диелә.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби киемнәр һәм хәрби кирәк-яраклар сатыла торган кибетләргә килүчеләр 40 процентка арткан, дип яза "Коммерсантъ" бу кибетләрнең вәкилләренә сылтама белән.

Нигездә кышкы аяк киемнәре, йоклау өчен капчык, башлыклар, битлекләр, су сеңдерми торган материаллардан тегелгән киемнәр алалар дип белдергәннәр Воронеждагы махсус киемнәр сатылучы кибеттә.

Приморье краендагы кибетләр челтәренең берсендә сыйфатлы бронежилетлар, каскалар һәм аптечкалар булмауга зарланганнар. Мондый тауарларның инде сатуда калмавы ихтималы хакында берничә интернет-кибет тә кисәтә.

Мобилизация йогынтысын даруханәләр дә күрә. Кешеләр анда хәрби комиссариатларда бирелгән дарулар исемлеге тотып килә, дип сөйләгән "Коммерсантъ" чыганагы.

Бу исемлектә вирусларга каршы, авыртуны баса торган, эч йомшаганнан дарулар, шулай ук жгутлар һәм кан агуны туктата торган препаратлар да бар диелә. Мобилизациянең беренче көннәрендә кешеләр беренче чиратта жгут һәм яраны бәйләү өчен кулланыла торган әйберләрне сатып алып бетерделәр, дигән "Коммерсантъ" әңгәмәдәше.

Моннан тыш, мобилизация игълан ителгәч туристик виртуаль сим-картларга ихтыяҗ өч тапкыр арткан. Бу хакта басмага Telwel сервисы баш мөдире Сергей Ставропольцев сөйләгән.

Беренче чиратта Казакъстанда кулланыла тоган туристик сим-карт сораучылар арткан. Шулай ук русияләр күбрәк "соры" сим-картлар сатып ала башлаган: соңгы бер атнада аларга ихтыяҗ 50 процентка арткан диелә.

Берничә көн элек РИА Новости агентлыгы төймәле телефоннарны сораучылар артты дип язган иде.

Mobile Research Group ширкәтенең алдынгы аналитигы Элдар Мортазин әйтүенчә, 21-25 сентябрь көннәрендә аларны сату, аннан алдагы атна белән чагыштырганда 3,5 тапкырга арткан. Бу мобилизация белән дә бәйле, чөнки хәрби бүлекчәгә смартфоннар алып бару тыела диелә.

  • Русиядә мобилизация 21 сентябрьдә игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.
  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG