Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Херсон һәм Запорожье өлкәләренең бәйсезлеге турында фәрман имзалады


Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы сәхнә
Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы сәхнә

Бүген, 30 сентябрьдә Путин аларны аннексияләү – Русиягә кушу турында документлар имзалаячак. Путин бәйсез дип таныган өлкәләрнең бер өлеше элеккечә Украина контролендә, мәсәлән Запорожье өлкәсенең үзәге – Запорожье шәһәре.

Русия президенты Владимир Путин Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләре бәйсезлеген һәм суверенитетын тану турында фәрманнар имзалады. Украинаның бу төбәкләренең күпчелек өлешен Русия гаскәрләре басып алган иде.

Бүген, 30 сентябрьдә Путин аларны аннексияләү – Русиягә кушу турында документлар имзалаячак. Моның өчен аларны Русия кануннары нигезендә бәйсез дәүләтләр дип тану кирәк, Кырымны аннексияләү дә шулай рәсмиләштерелгән иде.

Украина, Көнбатыш илләре һәм дөньяның күп кенә башка илләре аннексияне танымаячагын, Херсон белән Запорожье өлкәләрен дә, Донецки белән Луһанскины да Украинаның суверен җирләре дип санаячагын әйтә.

Бу төбәкләрнең бәйсезлеген тану турындагы фәрманнарында Путин "халыкара хокук принципларына", шулай ук 23-27 сентябрьдә Украинаның басып алынган җирләрендә узган референдум дип аталучы чаралар нәтиҗәсенә сылтана.

Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күп өлеше Русиягә кушылуны сайлады ди.

Украина да, башка күп кенә илләр дә тавыш бирүләрне ялган референдумнар дип атый, чаралар басып алу һәм хәрби хәрәкәтләр барган шатларда уздырылды, бу исә дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә ди.

Быел Русия сугыш башлаганнан соң, февраль-март айларында Херсон һәм Запорожье өлкәләренең күпчелек өлеше Русия гаскәре контроленә күчте. Путин бәйсез дип таныган өлкәләрнең бер өлеше элеккечә Украина контролендә, мәсәлән Запорожье өлкәсенең үзәге – Запорожье шәһәре.

Оккупацион хакимиятләр Херсон өлкәсенә Снигирёвка шәһәре белән берлектә Николаев өлкәсенең Русия хәрбиләре контролендәге зур булмаган өлешен кушкан.

2014 елда Кырымның Русия билгеләгән хакимиятләреннән аермалы буларак, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең оккупацион хакимиятләре өлкәләрнең бәйсезлеген дә игълан итеп тормады, референдумнардан соң үзләрен Русиягә кушуны сорап Путинга гына мөрәҗәгать итте.

Бүген Путин Кремльдә депутатлар һәм Федерация шурасы әгъзалары каршында чыгыш ясаячак. Шуннан соң Украинаның дүрт өлкәсен аннексияләү турында килешүләр имзаланырга тиеш: Херсон һәм Запорожьедан тыш, фетнәчел Луһански һәм Донецки өлкәләрен дә.

Соңгы икесенең - фетнәчеләр контролендәге "ДНР" белән "ЛНР" бәйсезлеген Путин элегрәк таныган иде.

Рәсми рәвештә аннексияләү процессы киләсе атнада тәмамланырга тиеш. Украина бу җирләрне азат итү өчен көрәшәчәген белдерә, Русия хакимиятләре бу җирләрне Русиянең бер өлеше дип санаса да, берни үзгәрмәячәк, ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG