Accessibility links

Украиннар Русия аланнарында ял иткән балаларын кире кайтара алмый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия җәйге аланнары Украина балаларын сугыштан ял итәрләр дип чакырган булган. Cентябрьдә украин хәрбиләре уңышлы рәвештә һөҗүмгә күчте һәм Харьков өлкәсенең йөзләрчә торак пунктын Русия оккупациясеннән азат итте. Хәзер исә Русия украин балаларын гаиләләренә кире кайтарудан баш тарта диелә.

Җәен Харьковтан ял итәргә киткән 300ләп укучы Русиянең көньягындагы балалар аланнарында калган. Укучыларның гаиләләренә балаларыгыз "сугыштан ял итәр" дигән булганнар. Хәзер әти-әниләре аларны кире кайтара алмый, дип хәбәр итә Associated Press агентлыгы.

Изюмда яшәүче Валерия Колесникның 9 яшьлек баласы да Русия аланында калган, "мондагы коточкыч хәлләрдән балалар ял итсен дигән идек", дип сөйләгән ул.

Cентябрьдә украин хәрбиләре уңышлы рәвештә һөҗүмгә күчте һәм Харьков өлкәсенең йөзләгән торак пунктын Русия гаскәреннән азат итте. Хәзер исә Русия украин балаларын гаиләләренә кире кайтарудан баш тарта диелә.

Автостоп белән Кырым аша Русиягә барып кызын алып кайта алган украин хатыны Геленджиктагы аланның җитәкчелеге "Баланы Украинага алып китәргә бирмибез", дип әйтте ди. Украиналы ана Русиядә калырга сүз биреп, документ имзалаган һәм автостоп белән кире Украинага кайта алган.

Хәзерге вакытта Русия аланнарында Изюмнан 52, Харьков өлкәсендәге башка урыннардан 250 бала калган диелә. Бу Русия ягы биргән саннар белән туры килә.

Associated Press сөйләшкән Геленджик һәм Ейски аланнарының җитәкчеләре вәкилләре бездә Украинадан балалар бар дигән, әмма өстәмә мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

Күпчелек гаиләләр балалары белән интернет аша аралаша. "Гомумән алганда, алар тәртиптә", киемнәре, ашарларына бар, Русия мәктәп програмы нигезендә укыйлар, дип сөйли ата-аналар.

Associated Press белән аноним калу шартларында сөйләшкән украин түрәсе бу очракта җинаять эше ачу авыр, чөнки әти-әниләр балаларын үзләре җибәргән, тиешле документлар имзалаган дип әйткән.

Кызыл хач халыкара комитеты гаиләләргә үз балаларын югалучылар итеп теркәргә киңәш иткән.

Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде.

Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә.

БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG