Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ришвәтләр күләме ягыннан Татарстан беренче урында тора


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу елның гыйнвар-август айларында республикада ришвәт бирүнең 261 очрагы ачыкланган. Әлеге исемлектә Башкортстан 11 урында, анда ришвәт бирүнең 65 очрагы теркәлгән.

Русиядә ришвәтләр күләме ягыннан Татарстан беренче урында тора. Бу елның гыйнвар-август айларында ришвәт бирүнең 261 очрагы ачыкланган. Бу хакта Русия баш прокуратурасының матбугат хезмәтенә таянып, "Реальное время" хәбәр итә.

Узган елның бу чорында шундый 266 очрак теркәлгән булган.

Ришвәт бирү ягыннан икенче урында Мәскәү килә, сигез ай эчендә шундый 225 очрак ачыкланган. Өченче урында Мәскәү өлкәсе (174), дүртенчедә - Волгоград өлкәсе (152), бишенче урында Приморье крае (111). Бу исемлектә Башкортстан 11 урында, анда ришвәт бирүнең 65 очрагы беленгән.

Ришвәт алу ягыннан да Татарстан алдынгылыкта, ул беренче өчлеккә кергән. Гыйнвар-август аенда республикада шундый 178 очрак теркәлгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG