Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә гаскәрдән качу очраклары соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел бу маддә нигезендә 1 майдан 20 сентябрьгә кадәр 410 җинаять эше ачылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда мондый 385 эш ачылган, 2016 һәм 2020 елда – 350дән кимрәк, 2013 елда 300дән кимрәк. 

Русиядә соңгы ун елда мәҗбүри хәрби хезмәттән качкан өчен ачылган җинаять эшләренең саны күбәеп, иң югары дәрәҗәгә җиткән. Сүз бу елның языннан 20 сентябрьгә кадәр ачылган эшләр турында бара, дип хәбәр итә РБК Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе базасының мәгълүматларына таянып.

Быел 1 майдан 20 сентябрьгә кадәр бу маддә нигезендә 410 җинаять эше ачылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда мондый 385 эш ачылган, 2016 һәм 2020 елда – 350дән кимрәк, 2013 елда 300дән кимрәк.

Шул ук вакытта 20-30 сентябрь эчендә мәхкәмәләргә гаскәргә барудан качу турында нибары өч җинаять эше кергән. 2021 елда аларның саны 30 булган.

Хокук яклаучы Павел Чиков искәртүенчә, 2022 елның язында ачылган эшләр ешрак 2021 елгы көзге чакырылышка кагыла. Шуңа күрә моның Украинага каршы алып барылган сугышка турыдан-туры катнашы юк диелә.

"Тикшерү комитеты тикшерүчеләренә Украинада хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң, февраль-мартта, мәҗбүри хәрби хезмәттән качучыларга узган елларда ачылган җинаять эшләрен тикшерүне төгәлләп, ашыгыч рәвештә мәхкәмәләргә җибәрергә кушкан булулары бар", дип фаразлаган ул Telegram-каналында.

Быел сентябрь башында Башкортстанның "Салават Юлаев" хоккей клубы капкачысы Әнвәр Сөләймановка мәхкәмә карары чыгарылды. Мәҗбүри хәрби хезмәткә бармас өчен ришвәт бирүдә гаепле дип табылган спортчы шартлы рәвештә биш елга хөкем ителде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул хәрби билет өчен 2019 елда 158 мең сумны өченче кешегә биргән, ул табиблардан аңа аяктабан чире булу сәбәпле армиягә яраксыз дип язуны сорарга тиеш булган. Әмма ул кеше тотылган, Сөләйманов исә беркемгә дә, бернинди дә акча бирмәдем дигән иде. Гаепләүче як 3 млн сум штраф таләп итте, Сөләймәнова гаебен таныды.

Русиянең Украинага каршы сугышы быел 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG