Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Украина җирләрен аннексияләү турындагы документларны раслады


Русия думасы. Архив фотосы
Русия думасы. Архив фотосы

Документларга ярашлы, Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләре Русиягә 2014 елдагы чикләре белән кабул ителгән. Херсон һәм Запорожье өлкәләренең чикләре документларда күрсәтелмәгән. Николаев өлкәсенең  бер өлеше Херсонга кушып аннексияләнгән.

Бүген, 3 октябрьдә планнан тыш пленар утырышта Русия думасы депутатлары Русиянең Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон өлкәләрен һәм Николаев өлкәсенең бер өлешен аннексияләве турындагы документларны раслады.

Моның өчен дүрт конституцион канун кабул ителде, хәзер аларны Федерация шурасы хупларга һәм президент Владимир Путин имзаларга тиеш.

Русия дәүләт телеканаллары Русия думасы дептутатларының документлар имзалауны көчле алкышлар белән каршылавын күрсәтте. Шулай да 41 депутат – пулатның 10 процентына якыны тавыш бирүләрдә булмаган. Парламент әгъзаларының бер өлеше авыруын белдергән.

Әмма залда булган кешеләр саныннан күбрәк кеше тавыш бирелгән. Донецки өлкәсен аннексияләүне хуплап 413 депутат тавыш биргән, Луһанскины Русиягә кушуны – 412, Запорожьены – 409, Херсонны – 411 кеше хуплаган.

Документларга ярашлы, Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләре Русиягә 2014 елдагы чикләре белән кабул ителгән. Херсон һәм Запорожье өлкәләренең чикләре документларда күрсәтелмәгән. Николаев өлкәсенең бер өлеше Херсонга кушып аннексияләнгән.

2023 елның 1 июненә кадәр төбәкләрдә хакимиятнең федераль оешмалары бүлекчәләрен оештырырга, алты ай эчендә шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр булдырырга ниятләнә.

Фетнәчеләр яки оккупацион хакимиятләр туплаган кораллы көчләрне һәм хәрби бүлекчәләрне Русия гаскәренә кушарга тәкъдим ителә, диелгән Дума сайтында.

Бу килешүләрдән күренгәнчә, әгәр алты ай эчендә Русия паспорты алырга теләмәве турында белдермәсәләр, әлеге җирләрдә яшәүче Украина ватандашларын Мәскәү Русия ватандашлары дип санаячак.

Кабул ителгән карардан аңлашылганча, Русия беркайчан да үз контролендә булмаган җирләрдә яшәүчеләрне дә үзенең ватандашлары дип санаячак, әйтик Запорожье шәһәрендә сугышка кадәр 750 мең кеше яшәгән.

Киев һәм Көнбатыш илләре аннексияне танымаячагын белдерә. Русия канунына ярашлы хәзер илнең 89 субъекты булачак. Аларның алтысын дөньяның күпчелек илләре танымый. Бу – бүген аннексияләнгән дүрт төбәктән тыш, 2014 елда аннексияләнгән Кырым һәм Акъяр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG