Accessibility links

Уфада хәрби комиссар хәрби билет сатып алган хоккейчылар эше нигезендә тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Пруфы.ру язуынча, Орджоникидзе һәм Калинин районнары хәрби комиссары Константин Воропаев ришвәт алуда шикләнелә, ул Уфа хоккейчыларына хәрби билет алырга ярдәм иткән чылбырның бер өлеше булып тора, ди басма.

Бүген, 4 октябрьдә Уфаның Орджоникидзе һәм Калинин районнары хәрби комиссары Константин Воропаев тоткарланган. Бу хакта үз чыганагына таянып UFA1.RU һәм тәртип саклау оешмасындагы чыганакларына сылтама белән Пруфы.ру басмалары хәбәр итә.

Пруфы.ру язуынча, Воропаев ришвәт алган дип шикләнәләр, ул Уфа хоккейчыларына хәрби билет алырга ярдәм иткән чылбырның бер өлеше булып торган, ди басма.

UFA1.RU басмасына исә комиссариатта тоткарлау турында берни белмәүләрен, Воропаевның ялда булуын әйткәннәр. Басмага Башкортстан республикасының хәрби комиссариатында да аңлатма бирмәгәннәр.

Быел сентябрь башында Башкортстанның "Салават Юлаев" хоккей клубы капкачысы Әнвәр Сөләймановка мәхкәмә карары чыгарылды. Мәҗбүри хәрби хезмәткә бармас өчен ришвәт бирүдә гаепле дип табылган спортчы шартлы рәвештә биш елга хөкем ителде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул хәрби билет өчен 2019 елда 158 мең сумны өченче кешегә биргән, ул кеше табиблардан аңа аяктабан чире булу сәбәпле армиягә яраксыз дип язуны сорарга тиеш булган. Әмма ул кеше тотылган, Сөләйманов исә беркемгә дә, бернинди дә акча бирмәдем дигән иде. Гаепләүче як 3 млн сум штраф таләп итте, Сөләймәнов гаебен таныды.

"Югра" хоккей клубының һөҗүмчесе Владислав Лукинны да зур күләмдә ришвәт бирергә теләүдә гаепле дип табып 2,2 миллион сум штраф салдылар.

Шул ук вакытта Русиядә гаскәрдән качу очраклары соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җитүе хәбәр ителде.

Быел бу маддә нигезендә 1 майдан 20 сентябрьгә кадәр 410 җинаять эше ачылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда мондый 385 эш ачылган, 2016 һәм 2020 елда – 350дән кимрәк, 2013 елда 300дән кимрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG