Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина полициясе: Харьковның азат ителгән җирләрендә җәфалаулар өчен бина табылды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Монда Русия хәрбиләре “җирле халыкны һәм украин хәрбиләрен мыскыл иткән” диелә. Зиндан бер йортның идән астына ясалган. Анда фаллоимитатор, йолкып чыгарылган теш протезлары салынган тартма, баулар һәм чыбыклар табылган. Кешеләрне җиргә күмеп һәм противогаз кидертеп җәфалаулары да әйтелә.

Русия гаскәләреннән азат ителгән Изюм районындагы Пески-Радьковские авылында җәфалаулар өчен бина табылган. Бу хакта Украинаның Харьков өлкәсе полициясе хәбәр итте. Биредә Русия хәрбиләре "җирле халыкны һәм украин хәрбиләрен мыскыл иткән" диелә.

Харьков өлкәсе дәүләт полициясе баш идарәсенең тикшерү идарәсе җитәкчесе Сергей Болвинов хәбәр итүенчә, бер йорттагы идән астында җәфалаулар бүлмәсе ясалуы турында полициягә җирле халык хәбәр иткән.

Полиция әйтүенчә, кешеләрне тереләй җиргә күмеп-кире казып чыгарып газаплаганнар, пыскып янган чүпрәк һәм противогаз куллану очраклары да төгәл билгеле диелә. Зинданда фаллоимитатор, йолкып чыгарылган теш протезлары салынган тартма, баулар һәм чыбыклар табылган. Биредә тотылган бер ирдән сорау алулары теркәлгән кәгазь бите дә таканнар. Бу хакта Болвинов Facebook-та язды.

Аның әйтүенчә, полициягә мыскыл ителгән украин хәрбиләренең исемнәре дә билгеле.

"Тикшерүчеләр һәм прокурорлар бу җәфалау урынында булган бөтен фактларны ачыклау өстендә эшли. Гадел хөкем гаеплеләрне табачак", дигән ул.

Сентябрьдә Харьковта һөҗүмгә күчеп украин хәрбиләре 8,5 миллион дүрткел километр җирне азат итте. Ул чакта аналитиклар моны Украинадагы сугыш башыннан Мәскәүнең иң зур җиңелүе дип атады.

Украина кораллы көчләренең гамәлләре аркасында Русия гаскәре Харьковтан төньяктагы чиккә якын җирләрдән китәргә мәҗбүр калды, үзенең чигенүен Русия "хәрби бүлекчәләрнең урыннарын алыштыру" дип атады.

Русия хәрбиләре чигенгәч, Харьковта күмәк каберлекләр табылды, хакимиятләр эксгумация ясый һәм күпчелегенең үтерелгән булуына ишарәләгән билгеләр бар ди, шул исәптән бер өлешендә җәфалау эзләре барлыгын искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG