Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт порталы: мобилизацияләнгәннәрнең экипировканы үз акчаларына сатып алуы - канунсыз


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Әгәр сезгә хәрби кием яки экипировкадан берәр нәрсә сатып алырга мәҗбүр итәләр икән, чакырылган урыныгыздагы хәрби комиссарга яки хәрби бүлекчә командирына шикаять итә аласыз”, диелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең экипировканы үз акчаларына сатып алуы – канунсыз. Бу хакта хөкүмәт оештырган "Объясняем.рф" порталындагы аңлатмаларда язылган. Моңа РБК игътибар иткән.

"Саклану министрлыгы мобилизацияләнгәннәрне хәрби хезмәт өчен кирәкле бөтен әйбер белән тулысынча тәэмин итә. Мобилизацияләнүчедән үз акчасына нәрсә дә булса сатып алуны таләп итү – канунсыз. Әгәр сезгә хәрби кием яки экипировкадан берәр нәрсә сатып алырга мәҗбүр итәләр икән, чакырылган урыныгыздагы хәрби комиссарга яки хәрби бүлекчә командирына шикаять итә аласыз", диелә.

21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.

Башкортстанда экипировканы үз акчаларына сатып алуларының берничә дәлилен республика Корылтаеның вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров та китерде. Ул мобилизацияләнгән ике ирне хәрби әзерлекләргә озатканда хатыннарының 30ар мең сум тотуын әйтте. Бу акчага рюкзак, йоклау өчен капчык, флис, берцы сатып алуларын әйтә. Әхмәдинуров сугышка алынучыларның хатыннарына бу чыгымнарның бер өлешен кире кайтардым дип ышандыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG