Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиягә барган Башкортстан делегациясе өчен 5,4 миллион сумлык ризыкка заказ биргәннәр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Башкортстаннарның эш сәфәренең максаты – республиканың Төркиягә инвестицияләү мөмкинлекләрен тәкъдим итү. Чарада берничә килешү имзаланган. Делегатларны Истанбул шәһәрендә ашатканнар. Менюда ат, үрдәк, балык, каз ите мулдан, затлы татлылар, милли ризыклар, Русия шәраблары да бар.

Хәбировтан башка гына Төркиягә киткән Башкортстан делегациясе өчен республиканың сәүдә министрлыгы 5,4 миллион сумлык ризыкка заказ биргән. Делегатларны "Торатау сервис" ширкәте ашаткан. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында чыккан документка таянып Mkset хәбәр итә.

Документтан күренгәнчә, 250-300ләп кешене 2-4 октябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә ашатырга тиеш булганнар.

Мәсәлән, беренче көнне төшке аш менюсына сыер теле һәм ат итеннән ясалган "Башкорт чибәре" салаты кергән. Шулай ук ат, сыер итеннән кайнатылган шулпа, яшелчәләр белән кызартылган дорада балыгы, кызыл эремчек белән камырда пешерелгән алма бар, аны баланлы туңдырма белән биргәннәр.

Эчемлекләр арасында аерым алганда мүк җиләге һәм нарат җиләге морсы, Башкортстан үләннәре кушылган сөтле чәй, Русиядә җитештерелгән кызыл һәм ак шәраб бар.

Рәсми делегациягә кич белән ысланган үрдәк итле һәм карлыган соуслы салат, гөмбәле соус белән сыер ите, яшелчәләр белән кыздырылган төрле балыклар, кабак ашы, алмалы штрудель бирелгән.

Кофе-брейк вакытында исә төрле баллы камыр ризыклары, сыер ите һәм сөләйман балыгы белән брускетта, жюльен һәм башкалар белән сыйланганнар.

Башка көннәрдә дә ат, каз, үрдәк итләре, балыклар белән төрле затлы ризыклар әзерләнгән, кыстыбый, вак бәлешләр, сыер итеннән өлешләр бирелгән.

Башкортстаннарның эш сәфәренең максаты – республиканың Төркиягә инвестицияләү мөмкинлекләрен тәкъдим итү, бу эш сәфәре нәтиҗәсендә чит ил партнерлары белән берничә килешү имзаланды, дип хәбәр итә басма, Башкортстанның тышкы икътисади багланышлар министрлыгына сылтама белән.

Башкортстан делегациясен министрлык башлыгы Маргарита Болычева җитәкләгән булырга тиеш, Истанбулга эш сәфәренә Үсеш корпорациясе һәм Экспортка ярдәм үзәге вәкилләре дә барган дип яза Mkset.

3 октябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Төркиягә очарга тиеш идем, әмма төбәктәге проблемнарны хәл итү өчен моннан баш тарттым дип хәбәр иткән иде. Шуңа күрә пленар утырышта төрек партнерларга Радий Хәбировның сәламләвен видео аша күрсәткәннәр.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы мобилизациягә карамастан, хакимиятнең төп бурычларының берсе - республиканың социаль-икътисади тотрыклылыгын саклау дип тә белдергән иде һәм чыгымнарга игътибар итәргә кирәклеген дә әйтте.

"Безгә чыгымнарны җентекләп анализларга кирәк. Кайбер авырлыкларга әзерләнү мөһим. Әзер булмауга караганда, авырлыкларга һәрвакыт әзер булу яхшырак ", дигән иде Хәбиров.

Шул ук вакытта Украинадагы зур җиңелүләрдән соң игълан ителгән өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләр сугышта кирәк булачак иң мөһим әйберләрне үз акчаларына ала.

Башкортстанда экипировканы үз акчаларына сатып алуларының берничә дәлилен республика Корылтаеның вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров та китерде. Ул мобилизацияләнгән ике ирне хәрби әзерлекләргә озатканда хатыннарының 30ар мең сум тотуын әйтте. Бу акчага рюкзак, йоклау өчен капчык, флис, берцы сатып алуларын әйтә. Әхмәдинуров сугышка алынучыларның хатыннарына бу чыгымнарның бер өлешен кире кайтардым дип ышандыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG