Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылган


Мобилизацияләнүчеләр. Архив фотосы
Мобилизацияләнүчеләр. Архив фотосы

Пенза өлкәсендә яшәүче Максим Моисеевка ике мәртәбә хәрби чакыру кәгазе җибәргәннәр. Тик ул хәрби комиссариатка бармаган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты аңа 328.1 маддә нигезендә җинаять эше ачкан, тоткарлаган һәм ике көнгә изоляторга япкан. Адвокатлар моны "куркыту" дип атый һәм канунсыз булуын әйтә.

Русиядә мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылган. "Медиазона" басмасы бу очрак турында тулырак язды.

Җинаять эшен Пенза өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек Максим Моисеевка ачканнар. Ул ике бала атасы, хәзер хатыны өченче балаларына йөкле.

Ир элек һава һөҗүменә каршы гаскәрдә хезмәт иткән, мәҗбүри хезмәттә булып кайткач, дүрт ел ашыгыч ярдәм машинасын йөрткән.

Мобилизация игълан ителгәннән соң, ике мәртәбә хәрби чакыру кәгазе җибәргәннәр. Беренче тапкырында "повестка" 23 сентябрьдә тапшырылган, әмма анда ирнең туган елын дөрес язмаганнар, шуңа күрә Моисеев моны игътибарга алмаган. Икенче тапкырында исә чакыру кәгазе килгән вакытта ашказаны җәрәхәте көчәйгән һәм ул хәрби комиссариатка бармаска булган.

28 сентябрьдә Пенза өлкәсенең Зареченски районара тикшерү бүлеге Моисеевка хәрби хезмәттән качу маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 328 маддәсе, 1 өлеше) җинаять эше ачкан. Аны шул ук көнне эзләүгә биргәннәр, ә 3 октябрьдә ОМОН хезмәткәрләре Максим Моисеевның хатынының әнисе яшәгән йортта тентү уздырган һәм ирне кулга алган. Аны ике көнгә вакытлыча тоту изоляторына ябып куйганнар.

Шул ук вакытта юристлар Моисеевка каршы ачылган җинаять эшен канунсыз дип саный, чөнки 328.1 маддә запаста булмаучы һәм мәҗбүри хәрби хезмәткә барудан баш тартучыларга карата гына кулланыла ди алар. "Шуңа күрә моның максаты – куркыту", дип искәрткән юристлар.

  • 24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
  • 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG