Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус дога җыентыклары әзерләгәннәр

Мобилизацияләнүчеләр. Иллюстратив фото
Мобилизацияләнүчеләр. Иллюстратив фото

"Китаплар уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм "махсус хәрби операция" үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала" диелә.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте республикадан мобилизацияләнгән солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыклары әзерләп чыгарган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Китаплар уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм "махсус хәрби операция" үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. Махсус җыентыкта Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һәм башка догалар тупланган", диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, солдатларга кечкенә зурлыктагы тагын бер җыентык, татар телендә "Авыр вакытларда укыла торган догалар" тапшырылачак диелә.

  • Путинның Украинада узган айдагы зур җиңелүләреннән соң 21 сентябрьдә башлаган мобилизациясе барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда туплана. Аларны шәһәр читендәге "Kazan Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыялар.
  • Мобилизацияләнгәннәр вакытны бушка уздыруларыннан, үзләренә тиешле әзерлек бирелмәүдән зарлана.
  • Күптән түгел Казан танк училищесында Украинадагы сугышка җибәрү өчен өч мотоукчы полкы һәм ике артиллерия дивизионы оештырулары хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG