Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскидагы хәрби җыеннарда тагын бер мобилизацияләнгән ир үлгән, бу – шундый кимендә тугызынчы очрак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ирне көч кулланып үтерүләре әйтелә, әлегә төгәл аңлатмалар юк.

Новосибирскидагы хәрби җыеннарда тагын бер мобилизацияләнгән ир үлгән. Бу хакта мәрхүмнең туганнарына сылтама белән "Сибкрай" хәбәр итә. Басма ирне көч кулланып үтерүләрен яза, төгәл ачыкламалар бирелми.

Хәрбинең үлемен Новосибирски өлкәсенең кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Нина Шалабаева да раслаган.

"Икенче үлем очрагы расланды. Тикшерү оешмалары эшли. Алар башка мәгълүмат бирми", дигән ул.

Кичә, 6 октябрьдә дә Елена Гудо исемле хатын-кыз Новосибирскида 35 яшьлек улының - Братски шәһәреннән Украинадагы сугышка ихтыяри булып китәргә теләгән Александр Колтунның үлемен җиткергән иде. Бу хакта Сибирь.Реалии язды. Ана әйтүенчә, хакимиятләр ирне йөрәк өянәгеннән үлгән дип ышандыра, әмма Колтун беркайчан да йөрәге авыртуга зарланмаган.

"Настоящее время" мәгълүматынча, бүгенгә кадәр мобилизацияләнгән кимендә тугыз кешенең үлеме билгеле. Өч кеше Свердлау өлкәсенең Елан гарнизонында үлгән, берсе үзенә кул салудан, икенчесе – йөрәк өянәгеннән, өченчесе – хәмер кулланудан.

Владивостокта исә хәрби комиссариаттан полиция бүлекчәсенә алып киткәннән соң 39 яшьлек ир җан биргән иде. Аның хәрби комиссариатка салмыш хәлдә килүе, килгәч тә эчүен дәвам итүе, тавыш чыгара башлагач полиция тарафыннан тоткарлануы әйтелә. Полиция бүлекчәсенә килгәч тәртип саклаучылар ирнең аңсыз булуын күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан, медицина хезмәткәрләре исә аның үлүен әйткән. Беренчел фаразларга күрә, ирнең йөрәге туктаган. Бу хакта Mash хәбәр иткән иде.

Кабардино-Балкариядә мобилизацияләнгән хәрби плацта басып торган чакта җан биргән, аның тромбы өзелгән дип фаразлана.

Төмән өлкәсенең хәрби чакырылыш пунктында да бер ирнең мәете табылган, үлем сәбәпләре билгеле түгел.

Новосибирскиның югары хәрби училищесында да бер ирнең йоклаган чакта үлүе әйтелде.

  • 24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
  • 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG