Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә социолог Искәндәр Ясәвиев өендәге тентүне канунлы дип тапкан


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Ясәвиев “террорчылыкны аклау” эшендә шаһит булып тора.

Бүген, 7 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиев өендә тентү үткәрү карарын канунлы дип тапкан, аны Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган иде. Бу хакта Ясәвиев "Idel.Реалии"-га хәбәр иткән.

Тентү 17 августта "террорчылыкны аклау" турындагы җинаять эше кысаларында узган иде.

Әлеге эш Youtube каналында чыккан, Азатлык һәм Idel.Реалии-га катнашы булмаган бер видеога бәйле. Видеода 2022 елның маенда Русия илчесенә Польшада кызыл буяу сибү сурәтләнә.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерүчеләрнең Азатлык һәм "Idel.Реалии" белән хезмәттәшлек иткән журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләрендә тентү уздыру турындагы үтенечен 11 августта канәгатьләндергән. Тикшерү бу кешеләрнең видеоны чыгаруга катнашы булырга мөмкин дип фаразлый. Сорау алулар вакытында журналистлар бу роликка катнашы булмавын, аны элегрәк күргәннәре булмавын әйтте.

Искәндәр Ясәвиевнең дачасын иртәнге сәгать җиденче яртыда тенти башлаганнар, соңрак фатирын да тентегәннәр. Социологтан тикшерү комитетында һәм экстремизмга каршы көрәш үзәгендә сорау алганнар. Тентү барышында Ясәвиевнең шәхси кесә телефонын, ноутбугын, хатынының телефонын һәм балаларының ноутбукларын тартып алганнар. Бу эштә башка журналистлар кебек үк, социолог та шаһит булып уза.

Искәндәр Ясәвиев Совет районы мәхкәмәсе карарын Югары мәхкәмәгә шикаять иткән. Эш материалларында үзенең яши торган урынында җинаять эше өчен әһәмиятле дәлилләр һәм әйберләр булу ихтималын раслардай белешмәләр юк дип белдергән Ясәвиев шикаятендә.

Шулай ук Ясәвиев журналист булуын әйтеп, тентүдә смартфоннарны, ноутбукларны тартып алу журналист эшчәнлегенә тыкшыну дип атаган.

Ул Югары мәхкәмәдән тентү карарын канунсыз дип табуны сораган.

Варшаудагы Русия илчесе Сергей Андреевка буяуны быел 9 майда, Кызыл армия солдатлары каберлегенә килгәч, Русиянең Украинага каршы сугышына протест буларак сипкәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG