Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен яклап ялгыз пикет узды


Казанда ялгыз пикет
Казанда ялгыз пикет

Әлеге пикет Казанда "Стратегия 8" проекты кысаларында узды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен яклап 9 октябрьдә Казанның Камал театры каршында ялгыз пикет уздырды.

"Азатлык" лидеры Наил Нәбиуллин электән Азатлыкка аңлатканча, "Стратегия 8" исеме белән оештырылучы бу чаралар һәр айның 8нче көнендә узарга тиеш. Акцияләрнең максаты – җәмәгать игътибарын татар теленең хәзергә хәленә юнәлтү.

Бу юлы вакытында уздырырга соңга калдык, диде Нәбиуллин Азатлыкка. "Бу ялгыз пикет безнең "Стратегия 8" дәвамы кысаларында үткәрелде. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә дә татар теле мәсьәләсе миллионлаган милләттәшләребез өчен актуаль булып кала. Шуңа татар теленең үсеше өчен татар мәктәпләре, бакчалары һәм университет булдыру мөһимлеген искәртергә телибез", ди иҗтимагый берлек рәисе.

2017 елдан бирле Русия республикаларындагы мәктәпләрендә милли телләр укыту кимегәннән кими бара. Быел сентябрьдән гамәлгә кергән яңа федераль стандартлар нигезендә татар теле сәгатьләрен укыту ике тапкырга кадәр кими.


Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG