Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев хакимиятләре шәһәргә ракет һөҗүмнәре турында хәбәр итә, яраланучылар һәм үлүчеләр бар


Киев урамында янгын сүндерүчеләр. Архив фотосы
Киев урамында янгын сүндерүчеләр. Архив фотосы

Соңгы мәртәбә Киевны июнь ахырында ракет һөҗүменә тотканнар иде.

Бүген, 10 октябрь иртәсендә Киевта берничә шартлау булды. Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте үлүчеләр һәм яраланучылар турында хәбәр итә.

Шәһәр мэры Виалий Кличко Украина башкаласының Шевченковский районы һөҗүмгә тотылуын белдерде. Кимендә биш шартлау турында хәбәр ителә. Беренчел мәгълүматларга күрә, ракетларның берсе Михаил Грушевскийга куелган һәйкәл тирәсенә төшкән, шул сәбәпле янәшәдән үтеп баручы машиналарга ут капкан.

Җирле Telegram-каналлар башкала метросының станцияләре бомбадан качу урыны буларак хезмәт итүен җиткерә.

Киевның Шевченковский районында ракет һөҗүмендә ким дигәндә 8 кеше һәлак булган, 24е яраланган. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Ростислав Смирнов хәбәр итте.

Шулай ук Киев өлкәсендә һава һөҗүменә каршы системнар эшләве хәбәр ителә. 10 октябрь иртәсендә шартлаулар Днепрда да ишетелгән, дип яза "Суспільне". Шәһәрдә һәм өлкәдә һава һөҗүме турында кисәтүче сиреналар тавышы яңгырый. Житомир, Тернополь, Львов, Хмельницкига ракет һөҗүмнәре турында язалар.

Соңгы мәртәбә Киевны июнь ахырында ракет һөҗүменә тотканнар иде. Украина башкаласына 14 ракет очырдылар, аларның берсе Шевченковски районындагы күпкатлы йортка төште. Нәтиҗәдә бер кеше үлде, алты кеше җәрәхәтләнде.

Элегрәк Русия иминлек шурасы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев Кырым күперендәге шартлауга җавап - "бары тик террорчыларны турыдан-туры юк итү генә була ала" дип белдерде һәм "бу дөньяда шулай кабул ителгән, Русия ватандашлары нәкъ шуны көтә" диде.

Ул Украинаны "була алмый калган дәүләт" дип, ә ил хакимиятләрен "криминал режим" дип атады. Русия президенты Владимир Путин күпер шартлауда Украинаның махсус хезмәтләрен гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG