Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка: Русия һәм Беларус хәрбиләреннән уртак гаскәри төркем оеша


Александр Лукашенка һәм Владимир Путин. Архив фотосы
Александр Лукашенка һәм Владимир Путин. Архив фотосы

Лукашенка сүзләренчә, хәрби төркемнең нигезе – Беларус гаскәре.  Ул хәрби төркемнең ике көн элек оештырыла башлавын җиткергән, тиздән Беларуска киләсе Русия хәрбиләренең саны “бер мең генә булмаячагын” әйткән.

Александр Лукашенка Русия президенты Владимир Путин белән, "көнбатыш чикләрдә вазгыять киеренкеләшү сәбәпле" Русия һәм Беларусның гаскәри төркемнәрен берләштерү турында килешкән. Бу хакта Беларусның "БелТА" агентлыгы хәбәр итә, Лукашенка әлеге сүзләрне иминлек мәсьәләләре киңәшмәсендә әйткән.

"Беректәш дәүләтнең көнбатыш чикләрендә вазгыять киеренкеләшү сәбәпле, Русия һәм Беларус төбәк хәрби төркемен оештыру турында килештек. Әгәр янаган куркынычның дәрәҗәсе хәзерге дәрәҗәгә җитә икән, без Беректәш дәүләт хәрби төркемен эшкә җигә башлыйбыз", дигән Лукашенка. Ул бу хәрби төркемне оештыру турында БДБның рәсми булмаган саммитыннан соң Петербурда килешүләрен искәрткән.

Лукашенка сүзләренчә, хәрби төркемнең нигезе – Беларус гаскәре. Ул хәрби төркемнең ике көн элек оештырыла башлавын җиткергән, тиздән Беларуска киләсе Русия хәрбиләренең саны "бер мең генә булмаячагын" әйткән.

Лукашенка Беларус саклану министрлыгына "бу кешеләрне кабул итеп, ниятләнгән урыннарга куярга" кушкан.

Бу хәрби төркемне оештыру нәрсә дигән сүз, ул кайда булачак һәм нәрсә өчен кирәк – Лукашенка монысын әйтмәгән. Һәрхәлдә әлегә "БелТА" да, Лукашенканың матбугат хезмәте дә бу хакта язмады.

Киңәшмә барышында Лукашенка Украинада "Беларус җирләренә һөҗүм турында фикерләшеп кенә калмыйлар, моны ниятлиләр" дигән. Аның фикеренчә, чынлыкта бу украиннарга кирәк түгел, әмма аларны моңа Көнбатыштагы "хуҗалар" этәрә.

Шулай ук ул Беларусның сугышка кушылып, Украинада хәрби хәрәкәтләр алып барырга җыенуы турындагы мәгълүматны "ялган" дип атаган.

  • 9 октябрьдә Украина тышкы эшләр министрлыгы Украинаның Минскидагы илчесе Игорь Кизимны Беларус тышкы эшләр министрлыгына чакыртып алуларын, аңа дипломатик нота тапшыруларын хәбәр итте. Әлеге документта Беларус ягы Украинаны үзенә һөҗүм ниятләүдә гаепли. Украина тышкы эшләр министрлыгы моны провокация дип атады.
  • Октябрь башында Александр Лукашенка Беларус Русиянең Украинадагы "махсус хәрби операциясе"ндә катнаша, әмма үз хәрбиләрен сугыш барган урыннарга җибәрми һәм "беркемне дә үтерми" дип белдергән иде.
  • Украина исә Беларусны үз җирләрен һәм һава киңлеген украин шәһәрләренә һөҗүм итүче Русия хәрбиләренә кулланырга бирүдә гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG