Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Илшат Гафуровны 25 октябрьгә кадәр сак астында калдырган


Илшат Гафуров. Архив фотосы
Илшат Гафуров. Архив фотосы

Ул 25 октябрьгә кадәр сак астында кала, бу хактагы карарны 19 июльдә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

Бүген, 10 октябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровны 25 октябрьгә кадәр сак астында калдырган. Бу хакта мәхкәмә залындагы хәбәрчесенә таянып, "Бизнес Online" хәбәр итә. Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Гафуровны сак астында тоту вакытын 19 июльдә озайткан иде.

"Басман районы мәхкәмәсенең карарын үзгәрешсез калдырырга. Адвокатларның аппеляция шикаятьләрен – канәгатьләндермәскә", дип белдергән хөкемдар Людмила Смолкина.

Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.

Моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.

"Вагнер" ны оештыручыларның берсе Евгений Пригожинның Украинага каршы сугышта катнашкан дип фаразланучы элекке тоткыннар белән әңгәмәсе дә таралды.

Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Илшат Гафуров "29 комплекс" оештырылган җанаятьчел төркемен (ул елларда Татарстандагы иң зур җинаятьчел төркемнәрнең берсе) Исрафиловны үтерү өчен яллаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG