Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның төп чыршысын бизәүгә 13 миллион сум тотачаклар


Архив фотосы
Архив фотосы

“Казан” гаилә үзәге янындагы җирләрне бизәү эшләре 1 ноябрьдә башланачак. 18 декабрьгә "чатыр" инсталляциясе корылачак. 20 декабрьгә чыршыны куячаклар. Шул ук вакытта быел Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады, акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тотмакчылар.

"Казан" гаилә үзәге каршындагы җирләрне Яңа елга бизәү 13,037 миллион сумга төшәчәк, дип яза "Реальное время".

Казанның төп чыршысын урнаштыру хокукына ике ширкәт дәгъва иткән. Җиңүче үзенең көндәшеннән 74 мең сумга арзанрак тәкъдим итеп, бәйгене откан. Әлегә бу белешмәләр дәүләт сатып алулары сайтында юк.

Элегрәк "Казан" гаилә үзәге янындагы җирләрне Яңа елга бизәү эшләре 1 ноябрьдә башланачагы билгеле булган иде. 18 декабрьгә "чатыр" инсталляциясе корылачак. 20 декабрьгә чыршыны куячаклар. Ә 2023 елның 20 гыйнварында корылмаларны сүтә башлаячаклар.

Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады. Әйтик күршедәге Чуашстанда Яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаячаклары, моңа тотыласы акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тапшырачаклары хәбәр ителде. Элегрәк Чуашстан хакимиятләре мобилизацияләнгәннәрнең экипировкасына акча җитми дип зарланган иде.

Ленинград өлкәсеннән соң, Петербурда да Яңа елга ниятләнгән бәйрәм чараларыннан баш тарттылар. Аерым алганда Невски проспектында һәм Сарай мәйданында концерт, Таврически сараенда хәйрия чарасы һәм фейерверк булмаячак.

Янга калдырылган акчаларны ихтыярилар һәм мобилизацияләнгәннәрне коралландыру һәм тәэмин итү өчен тотачакбыз, дип аңлатты төбәк губернаторы Александр Беглов.

Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев та шундый ук карар кабул итүен җиткерде. Күмәк йөрешләр, фейерверклар, концертлар булмаячак диде.

Әмма Кремльдә төбәкләрнең Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартуын хупламадылар.

  • 21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG