Татарстан парламенты һәм Русия думасы депутаты Айрат Фаррахов Русия думасының түбән пулатына канун өлгесе керткән, ул ил төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык өчен административ җаваплылыкны күз уңында тота. Бу хакта "Реальное время" яза.
Төзәтмәләрне "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау" турындагы канунга һәм Русиянең административ хокук бозулар кодексына кертергә тәкъдим ителә. Аерым алганда административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсенә ("вак хулиганлык") үзгәрешләр кертергә телиләр.
Документ "Русия Федерациясе субъектларының рәсми дәүләт символларына карата ихтирамсызлык күрсәтүче, кешенең абруен һәм иҗтимагый әхлагын мыскыл итүче, әдәпсез рәвештә белдерелгән" мәгълүматны интернетта тараткан өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим итә.
Әлегә 20.1 маддәнең 3 пункты 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота.
Хәзергә канун Русия Федерациясенең рәсми дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен генә җавапка тарта.
Татарстан дәүләт шурасы депутатлары төбәкләрнең дәүләт символларына "ихтирамсызлык" өчен җәзага тарту тәкъдимен июль уртасында бертавыштан хуплаган иде.
Административ хокук бозулар кодексында 20.1 маддәнең 3нче өлеше 2019 елның мартында барлыкка килде, ул шулай ук интернетта "әдәпсез рәвештә белдерелгән", яки "кеше абруен һәм иҗтимагый әхлкны мыскыл итүче" мәгълүматка да кагыла.
Бу маддә нигезендә, әйтик, Русия президенты Владимир Путинны мыскыл итеп язган интернет кулланучылар штрафка тартылды.
Шул чакта бу маддәгә дүртенче өлеш тә өстәлде, ул исә 200 мең сумга кадәр штраф бирүне яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алуны күз уңында тота. Әгәр русиялене моның өчен ике мәртәбә җаваплылыкка тартканнар икән, 20.1 маддәнең 5нче өлеше нигезендә 300 мең сумга кадәр штраф бирүләре бар.
"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков фикеренчә, хакимияткә ихтирамсызлык турында маддә чыкканнан соң, төбәк түрәләре моны "үзләрен яклау өчен куллана башлады".
"Федераль хакимиятләр күп тапкырлар бу маддәнең бары тик федераль кыйммәтләрне яклау өчен кулланылуын кабатлады, әмма тәҗрибәдә, 80 процент очракта ул президент Путинны мыскыллау турындагы эшләрдә кулланыла", дип саный ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!