Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән җирләрдә бирелгән Русия паспорты белән Европага кертмәячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чехия эчке эшләр министры Вит Ракушан бу карарны Русиянең Украинага карата агрессиясенә һәм украин җирләрен аннексияләвенә җавап дип атады.

Европа берлеге илләре Украинаның күптән түгел Русия аннексияләгән Луһански, Донецки, Херсон өлкәләрендә, һәм Запорожье, Николаев өлкәләренең бер өлешендә яшәүчеләргә Русия биргән чит ил паспортларын танымаячак.

Шулай ук Европа берлеге Көньяк Осетиядә яшәүчеләргә бирелгән Русия паспортларын танымый. Бу хакта Европа шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шенген яки аерым ил визалары булса да, русияләрне мондый чит ил паспорты белән Европа берлеге илләренә кертмәячәкләр, бу паспортларга яңа визалар да сугылмаячак.

Чехия эчке эшләр министры Вит Ракушан бу карарны Русиянең Украинага карата агрессиясенә һәм украин җирләрен аннексияләвенә җавап дип атады, бу җирләрнең Русиянеке булуын дөньяның күпчелек илләре һәм БМО танымый.

"Без Украина белән Грузиянең бәйсезлеккә, суверенитетка һәм бөтенлеккә хокукларын бозуны беркайчан да танымаячакбыз", дип белдерде Ракушан. Хәзер Чехия Европа берлегендә рәислек итә.

  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләре басып алган Донецки, Луһански "халык республикаларын", Херсон һәм өлешчә Запорожье белән Николаев өлкәләрен аннексияләү турындагы документны имзалады.
  • Русия моңа кадәр дә "ДНР" белән "ЛНР"да яшәүчеләргә ватандашлык, ил эчендә һәм чит илдә кулланыла торган паспортлар алырга тәкъдим итте.
  • Хәзергә аннексияләнгән бу җирләрне Русиянеке дип Төньяк Корея гына таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG