Accessibility links

БМО гомум мәҗлесе Русиянең Украина җирләрен аннексияләвен хөкем итте


БМОда Украина вәкиле чыгыш ясый, 10 октябрь 2022
БМОда Украина вәкиле чыгыш ясый, 10 октябрь 2022

193 илдән 143 ил хөкем итү резолюциясен хуплап тавыш бирде.

Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) гомум мәҗлесе Украинаның Русия оккупацияләгән 4 өлкәсендә (Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләре) референдумнар оешытыруын хөкем иткән резолюция кабул итте.

Бу документны БМОга кергән 193 илдән 143 ил хуплап тавыш бирде.

5 ил каршы тавыш бирде: Русия, Беларус, Төньяк Корея, Никарагуа һәм Сүрия.

35 ил тавыш бирүдән тотылып калды, алар арасында Кытай һәм Һиндстан бар. 10 ил исә тавыш бирүдә катнашмады.

Резолюция документы Русиядән Украина җирләрен аннексияләү турында белдерүен яңадан карауны таләп итә.

  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләре басып алган фетнәчел Донецки, Луһански "халык республикаларын", Херсон һәм Запорожье өлкәләрен аннексияләү турындагы документны имзалады.
  • Киев һәм Көнбатыш илләре аннексияне танымаячагын белдерә. Украина бу җирләрне азат итү өчен көрәшәчәген белдерә, Русия хакимиятләре бу җирләрне Русиянең бер өлеше дип санаса да, берни үзгәрмәячәк, ди.
  • Дөнья илләре бу аннексия белән килешмәячәкләрен, әлеге төбәкләрне Украина җирләре дип санаячакларын алдан ук әйтеп куйды.
  • Русия президенты Владимир Путин 24 февраль көнне Украинага каршы сугыш башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG