Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вёрстка" Пригожин видеосындагы Украинага каршы сугышып кайткан тоткыннарның нәрсә өчен хөкем ителгән булуын ачыклаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы хөкем карарларына күрә, бу дүрт ирне гомуми 46 елга төрмәгә утырткан булганнар, дип яза басма. Аларның берсе кисәү агачы һәм гантельләр белән татулаштыручы мәхкәмә хөкемдарын, икенчесе 640 сум өчен пенсионерны кыйнап үтергән. Калган икесе такси йөртүчене, хатын-кызларны талаган диелә.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручыларның берсе, Путинга якын эшкуар Евгений Пригожинның мәгълүмат чаралары төрмәдән Украинадагы сугышка җибәрелгән дүрт тоткын белән видеороликлар чыгарды.

Луһанскидагы һоспитальләрнең берсендә төшерелгән роликта аларны медальләр белән бүләклиләр һәм "тулысынча ярлыкауларын" җиткерәләр. Икенче бер язмада бүләкләнүчеләр Пригожин белән хәзер тернәкләнү уза торган урыннарында - Геленджиктагы шифаханәдә очраша. Пригожин аларны каһарманнар дип атый, ә кайсыдыр кулын, кайсыдыр аягын югалтуга да карамастан, алар "Вагнер"да хезмәтләрен дәвам итәргә ниятләүләрен белдерә.

"Вёрстка" бу ирләрнең шәхесен ачыклап, аларга чыккан хөкем карарларын өйрәнгән.

Соңгы хөкем карарларына күрә, бу дүрт ирне гомуми 46 елга төрмәгә утырткан булганнар, дип яза басма.

Аларның берсе –Новгородтан 35 яшьлек Станислав Богданов 2013 елда татулаштыру мәхкәмәсе хөкемдарын кисәү агачы һәм гантельләр белән кыйнап үтерүе өчен 23 елга утыртылган булган. "Русь сидящая" фонды мәгълүматынча ул Новгород өлкәсендәге Панковка бистәсендә урнашкан 7нче төзәтү колониясендә утырган. Богдановны аңарчы да хулиганлык, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зарар бирү, машина куып алып китү, караклык кебек маддәләр нигезендә хөкем иткән булганнар диелә. Богдановны иреккә 2035 елның көзендә генә чыгарырга тиеш булганнар.

Басма икенче бер тоткынның исеме – Рөстәм Боровков булуын ачыклаган, аның Псков өлкәсеннән, 31 яшендә булуы әйтелә. Ул 640 сум өчен пенсионерны үтергәнче кыйнаган. 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән ир 2029 елда гына иреккә чыгарга тиеш булган.

Тагын берсе – Псков өлкәсеннән Владимир Гутман 2023 елда гына азат ителергә тиешле тоткын булган, ул талаулар һәм караклык өчен биш елга хөкем ителгән. Gulagu.net мәгълүматынча, Гутман Псков өлкәсенең 4нче төзәтү колониясендә утырган, июльдә аны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алганнар. Украинадагы сугышта августта катнаша башлаган, әмма тиздән яраланып, аяк табанын югалткан дип яза басма.

Дүртенче ир – Коми республикасыннан 35 яшьлек Андрей Артеев диелә. Ул узган ел 9 майда пычак белән такси йөртүчегә һөҗүм иткән, иреккә 2026 елда чыгарга тиеш булган.

Шул ук вакытта басма тоткыннарны Русия президенты гына ярлыкый ала дип искәртә, әмма Кремль сайтында бу тоткыннарны ярлыкаулары турында фәрманнар юк, президентның мондый соңгы фәрманы ике еллап элек чыккан булган диелә.

  • Күптән түгел Пригожинның Русия тоткыннары белән сөйләшкән видеосы чыкты. Эшкуар аларга "Хосусый хәрби ширкәттән лаеклы ялга яки цинк табутта гына китәргә мөмкин" дигән иде.
  • Язын, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар.
  • Исән калучыларга ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итәләр. Сентябрьдә "Важные истории" "Вагнер"ның шул рәвешле алты меңләп кешене сугышка җибәрүен хәбәр итте.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдән дәвам итә. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG