Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай хакимиятләре социаль челтәрләрдән Си Цзиньпинга каршы оештырылган протест чарасы турындагы хәбәрләрне сөртә


Си Цзиньпин
Си Цзиньпин

Кичә Пекиндагы Сы Тун  күперендә билгесез зат шундый чара оештырган.

Кытай хакимиятләре җирле социаль челтәрләрдән Кытай җитәкческе Си Цзиньпинга каршы протест турындагы язмаларны тиз генә сөртеп бара.

Кичә, 13 октябрьдә Пекиндагы Сы Тун күперендә билгесез зат шундый чара оештырган. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

Көнбатыш социаль челтәрләрендә чыккан рәсемнәрдән күренгәнчә, күпердә ут якканнар һәм транспарантлар сузганнар. Аларның берсендә Сины хакимияттән читләштерүгә һәм эш ташлауларга өндәүләр, икенчесендә исә "Безгә ПЦР-тестлар түгел, ризык кирәк. Без үзизоляция түгел, ирек телибез. Без ялган түгел, хөрмәт телибез. Без мәдәни революция түгел, реформалар телибез. Безгә лидер түгел, тавыш кирәк. Без коллар түгел, ватандашлар булырга телибез", дип язылган.

Кытайның Weibo платформында протест чарасы турындагы язмаларны, шул исәптән #Пекин, #күпер һәм #МинМоныКүрдем дигән һэштеглы язмаларны томалаганнар, ә илдәге музыкаль сервислардан "Сы Тун күпере" дигән җырны сөрткәннәр. Шулай ук Кытайның WeChat мессенджерында транспарантлы күпернең рәсеме белән уртаклашкан берничә кулланучының сәхифәсен ябып куюлары хәбәр ителә.

Пекиндагы протест чарасын Коммунистлар фиркасенең җыены алдыннан уздырдылар, ул якшәмбе көнне ачылачак, чарага меңнәрчә делегат киләчәк. Җыенда фирканең лидеры итеп өченче мәртәбә 69 яшьлек Си Цзиньпинны сайларлар дип көтелә. Элегрәк бу вазифада биш еллык ике мөддәт кенә рөхсәт ителә иде, шулай ук 70 яшькә кадәр чикләү бар иде.

  • Коронавирус пандемиясе вакытында Си хөкүмәтенең кырыс чаралар кертүе, миллионлаган кешенең озак вакытка карантинга ябылуы Кытайның берничә шәһәрендә полиция белән бәрелешләр китереп чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG