Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мобилизация чаралары ике атнадан төгәлләнергә мөмкин дип белдерде


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Хәзергә мобилизация кысаларында 220 меңнән артык кеше чакыртылган, аларның саны алдан әйтелгән 300 мең кешедән дә артмаячак, дип ышандыра Русия президенты. Аның әйтүенчә, хәзергә фронтта мобилизацияләнгән 16 мең хәрби бар. Алданрак бер ай әзерлек узмыйча хәрбиләрне фронтка җибәрмибез дигәннәр иде.

Русия президенты Владимир Путин якынча ике атна эчендә Русиядә мобилизация чаралары төгәлләнәчәк дип белдерде. Аның әйтүенчә, хәзергә мобилизация кысаларында 220 меңнән артык кеше чакыртылган. БДБ җыены төгәлләнгәч, Путин Казакъстанда матбугат очрашуы уздырды.

Русия президенты әйтүенчә, хакимиятләр мобилизацияләнәчәк кешеләрнең санын ниятләнгәннән арттырырга җыенмый, ул элек игълан ителгән 300 мең кешене тәшкил итәчәк.

Шулай ук Путин Украинадагы сугышка җибәрелеп һәлак булган мобилизацияләнүчеләр турында телгә алды. Аның әйтүенчә хәзергә фронтта мобилизацияләнгән 16 мең хәрби бар. Бу мобилизацияләнүчеләрнең фронтка киткәнче хәрби күнекмәләр алачагы турындагы вәгъдәләргә каршы килми, чөнки мондый хәрби күнегүләрнең вакыты көннәр белән исәпләнә диде ул. Шул ук вакытта элегрәк хакимият вәкилләре мобилизацияләнгәннәрнең кимендә бер ай күнекмәләр алачагын әйткән иде.

Соңгы арада мобилизацияләнгәннәрнең сугышка әзерлексез җибәрелүе турында хәбәрләр таралды, кайберләренең үлеме хакимият вәкилләре тарафыннан расланды.

Шулай ук Путин Русиянең Украинаны юк итү нияте булмавын әйтте, украин мәдәниятен тыюга каршы чыкты, Русиядә күпләр украин җырларын ярата диде.

Русиянең Украина көньягындагы җирләрне аннексияләвен, аерым алганда, Кырымны су белән тәэмин итү өчен кирәк дип аңлатты, бернинди референдумнарга да сылтанмады.

Шулай ук Путин Украинага көчле ракет һөҗүмнәрен кабатлау зарурлыгы юк дип белдерде. Русия президенты әйтүенчә, 10-11 октябрьдә булган һөҗүмнәрнең максаты – 29 инфраструктур объектны юк итү булган, шуларның 22се юк ителгән.

Путин сүзләренчә, Украинадагы сугышта НАТО гаскәрләренең турыдан-туры катнашуы "глобаль фаҗигага" китерергә мөмкин. Русия президенты АКШ президенты Джо Байден белән сөйләшүләр уздыруда мәгънә күрмәвен дә әйтте.

  • Русия Украинага 24 февральдә бәреп керде. "Махсус операция" дип аталучы һөҗүмнең максатлары дип фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" яклау, Украинаны "коралсызландыру" һәм "денацификацияләү" әйтелгән иде.
  • Бүгенге чыгышында Путин бу максатлар турында телгә алмады, әмма аннексияләнгән Кырымны су белән тәэмин итү турында әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG