Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар краенда торак йорт ишегалдына хәрби очкыч килеп төшкән


Су-34 очкычы Ейски шәһәрендә күпкатлы йортның ишегалдына килеп төшкән, нәтиҗәдә көчле янгын чыккан, ут күпкатлы йортка күчкән, егермеләп фатирга зыян килгән, корбаннар бар.

ЯҢАРТУ: Оператив штаб мәгълүматына күрә, Ейскида Су-34 һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 6га җиткән, 27 кеше җәрәхәтләр алган.

Краснодар краеның Ейски шәһәрендәге торак йорт янына хәрби очкыч килеп төшкән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Килеп төшкәннән соң очкычтагы ягулыкның яна башлавы, утның югары катлы йортка күчүе хәбәр ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынның ике мең дүрткел метрда чыгуын әйтә. Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевның Ейскига юл тоткан, ул кимендә 17 фатирга зыян килүен хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы күнегү очышы вакытында Су-34 очкычының һәлакәткә очравын таныды. Аның моторы яна башлаган диелә. Министрлык мәгълүматынча, очкыч Көньяк хәрби бүлгесенең хәрби һава аланыннан очып киткән һәм биеклек җыя башлаганда килеп төшкән.

"112" каналы язуынча, ике пилот катапульт ярдәмендә сикергән, аларның нинди хәлдә булуы әлегә билгеле түгел.

"Катапульт ярдәмендә сикергән очучылар биргән хисапка күрә, очкан чакта моторның берсе яна башлавы очкычның төшүенә сәбәпче булган", дип белдергәннәр министрлыкта.

Урында коткаручылар эшли. ТАСС мәгълүматынча, һәлакәт уңаеннан җинаять эше ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG