Дүшәмбе, 17 октябрьдә Европа берлеге Иранда кеше хокуклары бозылуга гаеплеләргә каршы өстәмә чикләүләр кертте.
Чикләүләр исемлегенә Иранның 11 физик заты һәм дүрт оешмасы кертелгән. Аларны рәхимсез рәвештә протестларны бастыруда гаеплиләр, бу каршылык чаралары Иранда сентябрь уртасында, Махса Әмини үлеменнән соң башланган иде.
Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
Европа берлегенең "кара исемлегенә" шул исәптән әхлак полициясен һәм аның ике вәкилен, Иранның тәртип саклау оешмаларын, шулай ук мәгълүмат һәм технологияләр министрын керткәннәр. Аны илдә интернетны томалауга җаваплы дип тапканнар.
Тәһранга каршы яңа чикләүләр кертү турында Брюссельдә дә фикер алышырга әзерләр: бу Украинага каршы сугышучы Русиягә Иранның пилотсыз очкычлар сату ихтималы белән бәйле.
Киев фикеренчә, сугыш өчен Русиягә корал бирүе белән Иран да бу агрессиягә һәм Украинадагы сугыш җинаятьләренә катнаша.
Иран исә сугышта катнашучы тарафларга корал сату турындагы гаепләүләрне кире кага. Илнең тышкы эшләр министры Мәскәүгә дроннар сату турындагы мәгълүматны Көнбатыш чыганаклары махсус тарата дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!