Freedom House оешмасы Freedom on the Net 2022 еллык хисабын чыгарды. Хисап интернетны актив кулланучы 70 илдәге интернет иреген анализлый. Тикшеренү 2021 елның 1 июненнән 2022 елның 31 маена кадәрге чорны колачлый.
Оешманың сайтында һәр илдәге ирек шартлары турында аерым хисаплар һәм мәгълүмат тәкъдим ителә.
Быел бу рейтингта иң нык түбән тәгәрәүче – Русия, аның артыннан Мьянма, Судан һәм Либия бара, ә менә Гамбиядә һәм Зимбабведа интернет иреге сизелерлек яхшырган.
Русиянең рейтингта кисәк түбән төшүе Русия Украинага басып кергәч кертелгән тыюлар белән бәйле. Сугыш башланганнан соң берничә атна узуга Русиядә:
– Facebook, Instagram һәм Twitter томаланды;
– 5000 веб-сайт блокировкага эләкте;
– Матбугат чараларына Украинадагы сугышны "махсус хәрби операция" дип атарга мәҗбүр ителде;
– Русия хәрбиләренең гамәлләре турында фейклар тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү хакында канун кабул ителде.
Freedom on the Net тикшеренүләре колачлаган 70 илнең 47сендә хакимият кулланучыларның илдән читтә урнашкан мәгълүмат чыганакларын куллану мөмкинлеген чикли. Цензураның яңа кагыйдәләрен аклау өчен, кайбер хөкүмәтләр чит ил тыкшынуы турында игълан итте, кайберләре интернет-сервисларны локаль рәвештә сүндерде.
Тикшерүчеләр соңгы елда кеше хокукларына каршы репрессияләрнең шактый артуын күзәтә, бу бигрәк тә Русиядә, Мьянма, Либия һәм Суданда күзәтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!