Адвокат белдерүенчә, Хамроевка террорчы оешма эшчәнлеген оештыру маддәсен тагалар (Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 1 өлеше).
"Аңа, кыенсынып та тормыйча, гадәти хокук яклау эшчәнлеген, ягъни тиешле маддәләр нигезендә эзәрлекләнүче, шул ук "Мемориал" тарафыннан сәяси тоткын дип танылган кешеләргә ярдәм итүен җинаять буларак белдерәләр, – дип яза Широков. – Тагын да конкретрак әйбер таба алмыйлар".
"Медиазона. Үзәк Азия" хәбәр иткәнчә, яңа җинаять эше турында 17 октябрьдә Мәскәүнең Мещанский район мәхкәмәсендә Хамроевның иреген чикләү чарасын озайту утырышында билгеле була. Аны СИЗОда тотуны дәвам итү өчен нигез булып нәкъ менә яңа җинаять эше тора. Арест тагын ике айга озайтыла.
"Мемориал" хокук яклау үзәге әгъзасы Баһром Хамроев 24 февральдә тоткарлана. ФСБ таләбе буенча, икенче көнне аны "интернетта террорчылыкны аклау" эше нигезендә сак астына алалар (Җинаять кодексының 205.2 нче маддәсе, 2 нче өлеше). "Мемориал" проекты мәгълүматынча, гаепләү фейсбуктагы алты постка нигезләнә. Тикшерү бу постларда "Хизб ут-Тәһрир" партиясен хуплауны таба. Хокук яклаучы белдерүенчә, ул беркайчан да бу оешмада тормаган, ә бары тик аңа катнашы булуда гаепләнүче мөселманнарга ярдәм генә иткән. Яңа җинаять эше шулай ук "Хизб ут-Тәһрир" эшендә катнашуда гаепләнүче һәм хөкем ителүчеләргә булышу белән бәйле булганга охшаган.
Мартта "Мемориал" һәм "Гражданнар ярдәме" офисларында Хамроев эшенә бәйле тентүләр узды. Августта ФСБ хокук яклаучының туганында тентү үткәрде.
- Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклый. 2020 елның февралендә мәхкәмә Хамроевка каршы чит ил кешеләрен торакта алдалап теркәү маддәсе нигезендә кузгатылган җинаять эшен туктатты.
- 2016 һәм 2017 елларда Хамроев яшәгән торакта ике Үзбәкстан качагы эше нигезендә ике тентү узды, әлеге эштә хокук яклаучы шаһит сыйфатында узды. Сорау алуларның берсендә ФСБ хезмәткәрләре хокук яклаучыдан ни өчен "экстремистларга" ярдәм күрсәтүен сораганнар.
- "Хизб ут-Тәһрир" фиркасе Русия территориясендә террорчы оешма дип танылды. Аның әгъзаларын, фатирларда очрашып дини әдәбият уку һәм яңа катнашучыларны җәлеп итүне сәбәп итеп, реаль мөддәтләргә хөкем итәләр. "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге фирканең Русиядә террорчы оешма дип танылуын канунсыз дип саный.
- 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!