Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең 9нчы төзәтү колониясендә тоткыннар протест белдереп үзләренә кул салмакчы булган


Сембернең 9нчы төзәтү колониясе
Сембернең 9нчы төзәтү колониясе

Аларны төрмә ОМОНы хезмәткәрләре кыйнаган диелә. 

Сембернең 9нчы төзәтү колониясендәге тоткыннар протест белдереп үзләренә кул салмакчы булган. Бу хакта хокук яклаучы Анна Малиновская хәбәр итте, дип яза "Idel.Реалии".

— Кичә кич 9нчы колония баракларына төрмә ОМОНы хезмәткәрләре атылып кергән һәм бөтен тоткынны рәттән кыйный башлаган. Шул дәрәҗәдә кыйнаганнар ки - кайберләренең кабыргалары сынган, икенчеләренең йөзе танымас хәлгә килгән. Шуннан соң ике барактагы тоткыннар үзләренең кулларын, муеннарын, касыкларын кискән, аларны носилкаларда алып чыкканнар. Миндә 100дән артык тоткынның җәрәхәтләнүе турында мәгьлүмат бар. ОМОН әле дә колониядә, — дигән Малиновская.

9нчы колониядәге гадәттән тыш хәл турындагы мәгълүматны Ульян өлкәсенең кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сергей Люльков та раслый. "Тентү һәм тикшерү чаралары барышында өч тоткын үз-үзен кискән. Хәзер колониядә прокуратура һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Тәртип саклаучыларга комачауламас өчен колониягә иртәгә барырга җыенам", дигән ул.

  • Әлегә Сембер колониясендәге кыйнаулар һәм күп кенә тоткынның үзенә кул салу нияте турында рәсми хәбәрләр булмады.
  • Ульян медиасы язуынча, сентябрь уртасында 9нчы төзәтү колониясенә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Ульян өлкәсендәге идарәсе җитәкчесе Сергей Балдин килгән булган. Ул тулай торакларны, хастаханәне һәм башка биналарны караган.
  • Күптән түгел колониядәге тоткыннардан телефоннар, сим карталар, хәмер салынган шешәләр тартып алулары хәбәр ителде. Бу уңайдан тикшерү уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG