Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсонда Антонов күперенә һөҗүм булган


Антонов күпере
Антонов күпере

Херсонны Днепрның сул як яры белән бәйләп торган Антонов күпере яраксыз хәлгә килгән. Күпер янында паром кичүе ясалган, соңгы көннәрдә аның аша Херсонда һәм өлкәнең уң як яры районнарында яшәүчеләрне сул ярга чыгару оештырылды. 

Кичә, 20 октябрь кичендә Украина хәрбиләре Херсондагы Антонов күпере тирәсенә һөҗүм ясаган. Бу хакта җирле "Мост" интернет-басмасы хәбәр итә. Басма һөҗүм булган вакытта күпер янында ясалган кичүдән Русиянең хәрби техникасы һәм хәрбиләре хәрәкәт иткән дип фаразлый.

Шулай ук атышлар алдыннан гына бу тирәгә Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенко һәм аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксёнов килгән булган диелә.

Кичү тирәсенә ракет һөҗүме ясалуын кайбер Украина һәм Русия Telegram-каналлары да хәбәр итте.

Херсон өлкәсенең Русия хакимияте башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов кичүгә һөҗүм итү нәтиҗәсендә дүрт кеше үлде, унлап кеше җәрәхәтләнде дип белдерде.

Аның әйтүенчә, һәлак булучылар һәм яралылар арасында тыныч кешеләр һәм Русия яклы җирле журналистлар бар. Хәрби хәрәкәтләр барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматның ни кадәр дөрес булуын бөтен очракта да тикшерә алмый.

Украинаның "Юг" командованиесе вәкиле Наталия Гуменюк кичүгә һөҗүм булуын раслады. Аның сүзләренчә, сивил кешеләргә зыян килмәскә тиеш, чөнки һөҗүм Херсонда комендант сәгате кертелгән вакытта булган. Бу вакытта елга кичүе гади кешеләр өчен ябык.

Актив бәрелешләр барганда низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшереп булмый.

Украинаның ракетлар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә Херсонны Днепрның сул як яры белән бәйләп торган Антонов күпере яраксыз хәлгә килгән.

Күпер янында паром кичүе ясалган, соңгы көннәрдә аның аша Херсонда һәм өлкәнең уң як яры районнарында яшәүчеләрне сул ярга чыгару оештырылды.

Оккупацион хакимиятләр кешеләргә шәһәрдән китәргә куша, украин гаскәрләре Херсонга һөҗүм әзерли ди.

Украина президенты Владимир Зеленский Русия хәрбиләре Херсон өлкәсендәге Кахов гидроэлектр станциясе дамбасына миналар куйган дип белдерде. Чигенгән чакта Русия хәрбиләре аны шартлатырга мөмеин, ди ул.
Русия исә мондый ниятләре бар дип, Украинаны гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG