Russia Today телеканалы, украин балалары турындагы сүзләреннән соң, урысча тапшырулар мөдире Антон Красовский белән "хезмәттәшлекне туктата". Бу хакта RT башлыгы Маргарита Симоньян белдерде.
Үзенең Telegram-каналында Симоньян Красовскиның сүзләрен "кыргый һәм чиркангыч" дип атады. "Красовскийның ихластан балаларны батырып үтерергә кирәк дип санавына ышану авыр" диде ул.
20 октябрьдә RT-дагы "Антонимы" исемле үз тапшыруында Красовский язучы Сергей Лукьяненко белән әңгәмә корды. Ул Украина җирләре Русия оккупациясендә дип санаучы украин балаларын елгада "батырырга" яки тереләй "яндырырга" кирәк дип белдерде. Шулай ук украиннарны атып үтерергә чакырды.
Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба бу хәлдән соң дөньяның бөтен илләрен Русиянең RT дәүләт телеканалын тыярга өндәде, Красовскины геноцидка чакыруда гаепләде.
Дүрт көн узгач, Красовски үзе бу сүзләренә "шаккаткан" кешеләрдән гафу үтенергә булды. "Уңайсызландым", "бу чикне ничектер күрмәдем. Балалар турындагысын", диде ул.
- Элегрәк Красовский Русия хәрбиләренең Виница украин шәһәре үзәгенә һөҗүмен хуплаган иде, бу һөҗүм нәтиҗәсендә дистәләгән сивил зат һәлак булды. Ә 10 октябрьдә Русия тарафыннан Украинага иң көчле ракет һөҗүмнәре ясалган көнне журналист социаль челтәрләргә "Русия гаскәре" дигән язулы пижама киеп балконда биегән видеосын чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!