Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер Киевка килде


Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер
Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер

Ул Украина президенты Владимир Зеленский белән күрешер дип көтелә. Моңа кадәр Штайнмайерның Киевка сәфәре ике тапкыр кичектерелгән иде.

Бүген, 25 октябрьдә иртән Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер Киевка килде, бу алдан игълан ителмәде. Бу хакта NTV телеканалы хәбәр итә. Ул Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашыр дип көтелә.

Русия Украинага сугыш башлаганнан соң бу Штайнмайерның Киевка беренче килүе. Аның бу сәфәре ике тапкыр кичектерелде, беренче тапкыр 12 апрельдә булырга тиеш иде, әмма Украина тәкъдиме белән булмый калды.

Германия медиалары Зеленский Штайнмайерны күрергә теләмәгән дип язды, Русия сугыш башлаганчы Германия президентын Мәскәү белән тыгыз элемтәләре өчен тәнкыйтьләделәр.

24 февральдә Русия Украинага бәреп кергәч, Штайнмайер үзенең сәяси бәяләмәләрендә ялгышуын белдерде, аерым алганда ул "Төньяк агым-2" газ үткәргече төзелешен хуплавын хата дип атады.

Икенче тапкыр сәфәр 20 октябрьгә ниятләнгән иде, әмма Русия украин шәһәрләрен, шул исәптән Киевны көчле утка тотканда, иминлек булмау сәбәпле, ул сәфәр дә кичектерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG