Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Русия гаскәренең атышларга җавабын "йомшак" дип атады һәм украин шәһәрләрен юк итәргә чакырды


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Шулай ук ул хәрби хәрәкәтләрне "махсус операция" дип түгел, сугыш дип атарга кирәк, чөнки хәрби хәрәкәтләр "инде безнең җирләрдә бара", диде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русиянеке дип саналган җирләрдәге атышларга фикер белдерде, ул Русия хәрбиләренең атышларга җавабын "йомшак" дип атады һәм украин шәһәрләрен җир йөзеннән юк итәргә чакырды.

Бу хакта ул Telegram-каналында сөйләде.

"Йомшак җавап бирәбез. Әгәр безнең якка, безнең төбәккә снаряд очып килгән икән, ерак горизонт күренсен өчен шәһәрләрен җир йөзеннән юк итәргә кирәк, безнең якка ату турында уйларга да ярамавын аңласыннар. Ниндидер карарлар кабул итәчәкбез икән, иртәгә нәрсә булыр дип карарга кирәкми", ди Кадыров.

Шулай ук ул хәрби хәрәкәтләрне "махсус операция" дип түгел, сугыш дип атарга кирәк, чөнки хәрби хәрәкәтләр "инде безнең җирләрдә бара", ди.

Кадыров Төньяк Кавказ халыклары арасында ихтыярилар җитәрлек түгел дип тә зарлана. Аның сүзләренчә, кавказлар хәрби комиссариатка чиратка тезелеп басырга тиеш, "чөнки бу барыннан да бигрәк безгә кагыла", ди ул. Аның әйтүенчә, 1,6 миллион чечен халкыннан 300-400 мең кеше сугышка китәргә тиеш.

Элегрәк Рамзан Кадыров балигъ булмаган уллары – 16 яшьлек Әхмәт, 15 яшьлек Зелимхан һәм 14 яшьлек Адәм Украинадагы сугышта катнаша дип сөйләгән иде.

  • Сентябрьдә Кадыров Украинага каршы сугыш чорында 20 мең чечен фронтка китте, Чечня "тормышка ашырылган планны 254 процентка арттырып үтәде" дип әйткән иде. Нинди план хакында сүз баруын ачыкламады.
  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG