Accessibility links

Кайнар хәбәр

BBC: Русия апрельдә Николаевтагы суүткәргечне махсус зарарлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул вакыттан бирле Украинаның көньягындагы бу шәһәрендә яшәүчеләр эчәргә яраклы чиста судан мәхрүм.

Апрель аенда Русия хәрбиләре Николаевка баручы суүткәргечне махсус җимергән. Бу хакта ВВС-га тикшерү уздырган вакытта БМО хәрбиләре һәм белгечләре белдергән. Шул вакыттан бирле Украинаның көньягындагы бу шәһәрендә яшәүчеләр эчәргә яраклы чиста судан мәхрүм.

Апрельдә Украинаның яңалыклар басмасы фотолар чыгарды, аларда Николаевның бердәнбер суүткәргеченә Русия хәрбиләре китергән зарарлар сурәтләнгән дип ышандырдылар.

ВВС иярченнән төшерелгән рәсемнәрне һәм бу сүзләрне раслаучы социаль челтәрләрдәге фотоларны анализлаган. Алардан күренгәнчә, үткәргеч иң зәгыйфь урыныннан – җир астыннан җир өслегенә чыга торган җиреннән зарарланган.

Журналистлар иярченнән төшерелгән фотоларны һәм ачык чыганаклардан алынган рәсемнәрне хәрби белгеч-криминалист Крис Кобб Смитка күрсәткән, ул үткәргечне атыш вакытында ялгыш зарарлаулары икеле, чөнки якында снарядлардан кала торган чокырлар юк, дип саный.

Аның фикеренчә торбаның астына яки өске ягына махсус рәвештә шартлаткыч җайланма куйганнар. Бу фикер белән Британиянең иминлек өлкәсендәге башка бер белгече Майкл Уилан да килешкән.

Сивил халыкның тормышы өчен әһәмиятле чыганакларны юк итү – халыкара һуманитар хокукны бозу дип карала, дип искәртә белгечләр.

  • Николаев шәһәре Украина контролендә кала бирә, ул фронт сызыгына якын урнашкан һәм еш кына атышларга дучар була. Эчә торган суга чират тору шәһәрдә яшәүчеләргә зур куркыныч тудыра.
  • Кырым күпере шартлаганнан соң, (Мәскәү моны Украина диверсиясе дип саный – ред.) Русия Украинадагы энергетика һәм су инфраструктуралары объектларына көчле һөҗүмнәрен арттырды. Элегрәк Русия хәрби җитәкчелеге рәсми рәвештә бары тик хәрби объектларга гына һөҗүм итәбез дип белдерә иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG