Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны мобилизацияләргә рөхсәт итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дума кабул иткән төзәтмәләргә ярашлы, хәзер балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгын бозган, террорчылык акты кылган, канунсыз кораллы оешма оештырган, шымчылык һәм тагын берничә төрдәге җинаять эшләүчеләр генә мобилизациядән читләштереләчәк.

Бүген, 26 октябрьдә Русия думасы авыр җинаять маддәләре нигезендә хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны мобилизацияләргә мөмкинлек бирүче үзгәрешләр кабул итте, дип яза Интерфакс. Элек аларны мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакыру тыела иде.

Бу төзәтмәләргә ярашлы, хәзер балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгын бозган, террорчылык акты кылган, канунсыз кораллы оешма оештырган, шымчылык һәм тагын берничә төрдәге җинаять эшләүчеләр генә мобилизациядән читләштереләчәк.

Моннан тыш бу үзгәрешләр альтернатив сивил хезмәт узу тәртипләренә дә кагыла: кораллы көчләр оешмаларында сивил хезмәткәр буларак альтернатив хезмәт узучылар мобилизация булганда үз вазифаларында кала.

Сивил оешмаларда хезмәт итүчеләр сивил хезмәткәр буларак хәрби оешмаларга күчерелергә мөмкин.

Бу төзәтмәләр икенче укылышта хупланган.

Дума бүген икенче укылышта кабул иткән канун өлгесенә ярашлы, ихтыярилардан төзелгән хәрби төркемнәр даими гаскәрләр булып торачак, аларда катнашучылар исә – контракт нигезендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр булачак.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте һәм бу хактагы фәрманны имзалады.
  • Президент аны "өлешчә" дип атады, әмма фәрманның ачык өлешендә ул бернинди параметрлар белән дә чикләнми. Башта резервтагы 300 мең хәрбине чакыртырга ниятлиләр. Бу – Русиянең мобилизацияләнергә мөмкин хәрбиләренең бер проценты дип ышандыралар. Путин мобилизация ноябрь башына төгәлләнер дип өметләнә.
  • Русия Конституциясенә ярашлы, әгәр хәрби хезмәт кешенең карашларына яки диненә каршы килә икән, аның альтернатив сивил хезмәт узарга хакы бар. "Объясняем.рф" рәсми порталында мобилизация чорында альтернатив хезмәт каралмый диелә. Шулай да, белгечләр хәрби хезмәтне альтернативына алыштырудан баш тартуларын канунсыз дип саный, Конституциядәге канунның үтәлергә тиешлеген искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG