Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар язучысы Нузет Умеров белән хушлаштылар


Нузет Умеров җеназасы
Нузет Умеров җеназасы

91 яшендә вафат булган кырымтатар язучысы, журналист Нузет Умеров бүген Акмәчетнең Абдал зиратында җирләнде. 

Нузет Умеров 1944нче елны әтисе фронтта сугышканда Кырымнан Үзбәкстанга сөргенгә җибәрелде. Үзбәкстанда мәктәпне тәмамлап, слесарь, токарь, корыч коючы булып эшләде.

1958-1963 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыды. Үзбәкстанда, Казакъстанда төрле басмаларда, матбугат комитетларында эшләде.

1984-2006 елларда "Яңа Дөнья" чыккан кырымтатар газетында баш мөхәррир булып хезмәт итте. 1992 елда "Яңа Дөнья" газетын һәм анда эшләүче журналистларны Үзбәкстаннан Кырымга кайтару, газетны бина, журналистларны торак белән тәэмин итү мәшәкатьләре дә Умеров җилкәсенә төште.

Бүген Акмәчеттә "Яңа Дөнья" газеты урнашкан бинаны сатып алу өчен акчаны Умеров җитәкче булганда Украинаның элекке президенты Леонид Кучма биргән иде. Нузет Умеров "Украинаның атказанган журналисты" исеменә дә лаек булды.

Пенсиягә чыкканнан соң, аны АТР бәйсез кырымтатар телеканалына балалар өчен тапшырулар алып барырга чакырдылар. Монда ул милли кырымтатар киемнәрендә бик оста итеп, балалар өчен әкиятләр сөйләп көн саен тапшырулар әзерләде.

30га якын китап авторы Умеров кырымтатар әдәбиятына балалар язучысы булып кереп калды. Аның "Шахтерский городок" (1962), "Подарок малышам" (1964), "Хочу быть героем" (1979) кебек беренче китаплары урыс телендә нәшер ителгән булса, соңрак ул китапларын кырымтатар телендә чыгарды. "Балаларга һәм әтиләргә" шигырьләр китабы,"Бейбарс - Мисыр солтаны" романы аның Кырымда чыкакан соңгы китаплары булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG