Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куркыныч туган очракта качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелә. 

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр комитетының халыкны яклау чараларын тәэмин итү хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Кәримова "Башинформ"га куркыныч туган очракта республика хакимиятләренең халык белән нинди тәртиптә эшләячәген сөйләгән.

Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелә.

Шулай да халыкның калган өлеше куркыныч астында калмаячак, башкортстаннар имин районнарга эвакуацияләнәчәк диелә. Дәүләт комитеты вәкиле кешеләрне ташу эшен, транспорт белән тәэмин итүне хакимиятләр оештырачак дигән.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда "Барыгызга игътибар!" ("Внимание всем!") сигналы яңгыраячак, соңрак үзең белән нәрсәләр алырга икәне, кая барырга, эвакуациянең кайсы юнәлештә булачагы кебек күрсәтмәләр биреләчәк диелә.

Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.

Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.

Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.

19 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның оккупацияләнгән дүрт төбәгендә: Херсон, Запорожье өлкәләрендә, фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда сугыш хәле кертте. Берничә сәгатьтән Федерация шурасы президент фәрманын бертавыштан раслады.

Бу карар әлеге төбәкләргә генә түгел, Русиянең күпчелек субъектларына һәм анда яшәүчеләргә дә йогынты ясаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG